Газетага язылу

Эльмира Зарипова: «Татарстанның хезмәт базарына 2032 елга кадәр 360 мең кадр кирәк булачак»

Бу хакта бүген коллегия утырышында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде. Аның сүзләренчә, бу ел саен 50 мең кадр дигән сүз. Шулай ук ул кадрларга ихтыяҗ зур булган юнәлешләрне атады.

Эльмира Зарипова: «Татарстанның хезмәт базарына 2032 елга кадәр 360 мең кадр кирәк булачак»
Министрлыкның матбугат хезмәте

Эшкәртү производствосында 8 мең кеше, сәламәтлек саклау һәм мәгарифтә — 7 мең, транспорт тармагында — 6 мең, ә төзелештә — 4 мең кеше таләп ителә. Шул ук вакытта ваклап сатуга, азык-төлек продуктлары, мебель һәм пластмасса эшләнмәләр җитештерүгә ихтыяҗның кимүе теркәлгән.

Зарипова сүзләренчә, Татарстанда кадрларны һөнәри әзерләү мәсьәләсе өлешчә кыска вакытлы уку белән хәл ителә. Әйтик, 2025 елда Республикада мәшгульлек хезмәтләре аша 10 меңнән артык кешене укытканнар. Аларның 85% ы эшкә урнашкан.

Министр, халыкны саклап калу, кешеләрнең иминлеген арттыру мәсьәләләре республиканың өстенлекле бурычларының берсе дип атады. Республика районнары туучылар санын арттыруга үз өлешен кертә, диде  Зарипова. Мәсәлән, Сарман, Мөслим районнарында йөклелекне шәхси алып бару, сабый туганда бүләкләр һәм 20 мең сумлык сертификат тапшыру оештырылган. Буа районында «Мирас» яшьләр үзәге базасында Яшь гаиләләр клубы эшләп килә, анда психологлар, табиблар белән очрашулар, шулай ук мәдәни-күңел ачу чаралары үткәрелә. Мамадыш районында бала туганда 10 мең сум бирелә.

Зарипова, бүгенгә Татарстанда 58 768 күпбалалы гаилә яши, аларда 187 673 бала тәрбияләнә, диде. Үткән елда 10 һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче 6 күпбалалы гаилә бушлай 15 урынлык автобус белән тәэмин ителгән. ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның аерым карары белән яшь студент гаиләләргә ярдәм итүнең яңа республика чаралары кертелгән. Көндезге бүлектә белем алучы хатын-кызга йөклелек буенча исәпкә куелганда бер тапкыр 100 мең сум түләнә. 25 яшькә кадәрге аз керемле студент гаиләләреннән һәм 30 яшькә кадәрге күпбалалы гаиләләрдән 1,5 яшькә кадәрге балалар өчен беренчел кирәкле әйберләрне түләүсез прокатка алу пунктлары хезмәт куя.

Моннан тыш 2025 елдан махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен торак программасы гамәлгә ашырыла, дип билгеләп үтте министр. Ул сугышчыларның гаиләләренә социаль ипотека буенча өстенлекле тәртиптә фатир алырга мөмкинлек бирә.

Үткән ел инвалидлыгы булган 164 сугышчы тернәкләндерү үзәкләрендә ярдәм алган. Моннан тыш социаль яклау үзәкләре махсус операциядән кайтучыларны эшкә урнаштыра һәм яңадан укыту мәсьәләләре белән дә шөгыльләнә икән. 21 кеше үз эшен ачуга 145,1 мең сум күләмендә бер мәртәбә бирелә торган ярдәм алган. ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге МХОдан кайткан гражданнарны, шул исәптән инвалидларны да, беренче чиратта эшкә урнаштырырга әзер булган эш бирүчеләр реестрын алып бара. Реестрда 4 меңнән артык вакансия тәкъдим итүче 545 эш бирүче бар, дип ассызыклап узды министр.

Коллегия алдыннан узган күргәзмәдә катнашучы Балтач районы  егете  Алмаз Шәрхетдинов та  махсу операциядән яраланып кайткан  сугышчыларның берсе. Ул 2024нче елда контракт төзеп үз теләге белән  операциягә китә. Ләкин  яраланып аягын өздерә. Туган ягына  әйләнеп кайткач, аңа эш табарга халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә ярдәм иткәннәр.  Дәүләт тарафыннан каралган барлык ярдәм чараларын алам, ди  ике бала атасы.  Сабыйларының берсе  балалар бакчасына йөрсә, икенчесе мәктәптә белем ала икән. Балалар бакчасына  акча түләмибез,  мәктәптә укучы балам да бушка туклана. Моннан тыш кышкы каникул вакытында лагерьда ял итәргә тәкъдим иттеләр. Менә  язга  өченче нарасыйм туарга тора, дип шатлыгы белән уртаклашты  Алмаз. “Ай саен дәвалану узу өчен төрле санаторияләр тәкъдим итеп шалтыраталар. Авыл җирендә торгач, йөкле хатынымны  калдырып китә алмыйм. Җай чыккач та барып дәваланып кайту теләге бар”, – ди  ветеран.  Алмаз  вакытын бушка үткәрми булып чыкты, хезер дә эпоксид сумала ярдәмендә өстәл уеннары, сувенирлар, савыт-саба эшли.  Киләчәктә, дәүләттән ярдәм алып  үз эшен ачып җибәрергә хыяллана.

Эльмира Зарипова  сүзләренә караганда, бүгенгә хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча Татарстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында 1 урынны алып тора. 2025 елның гыйнвар–октябрь айларында хезмәт хакы 20,7 % арткан һәм якынча 87 мең сумга җиткән.


                                                                               Гөлнар Галимова

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре