Элвин Грей - Радик Юльякшин Татарстанда концертларын бер елга туктаткан. Бу хакта ул Instagram сәхифәсендә хәбәр итте.
«2021 елга Татарстан Республикасында планлаштырылган концертлар гамәлдән чыгарылды. Моның сәбәбе бездә түгел. Без, һичшиксез, сезнең белән очрашырбыз, әмма соңрак», — дип язган ул үз битендә. Шул ук вакытта җырчы билгеләп үткәнчә, Удмуртия, Марий Эл, Чуашстан, ХМАО, Мәскәү, Үзәк Россия, Украина, Кыргызстан, Казахстан, Германия, Төркия буенча гастрольләр үз көчендә кала.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез