Энгель Фәттаховны ике айга СИЗОга озаттылар

Минзәлә районы суды Энгель Фәттаховны ике айга сак астына алу турында карар чыгарды. Татарстанның элеккеге мәгариф министры Актаныш районы башлыгы булып эшләгәндә ришвәт алуда гаепләнә.

Соңгы елларда Актаныш районында "Чишмә" хуҗалыгы белән җитәкчелек иткән Энгель Фәттаховка каршы җинаять эшен Россия Тикшерү комитетының Татарстандагы Тикшерү идарәсе башлыгы  җитәкчесе үзе кузгаткан. Энгель Фәттахов гаебен танымый: ришвәт алмадым һәм бирмәдем, ди. Аны сишәмбе кич тоткарладылар.

https://vatantat.ru/2024/05/142956/

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре