Җеннән котылу өчен нишләргә?

«Җен ияләшкән», «бу кешегә җен кергән», «нәселенә җен кагылган»... Куркыныч яңгыраган бу сүзләрне еш ишетергә туры килә. Кешегә җен ник ияләшә? Алар кайда яши? Җеннән котылу өчен нишләргә?

«Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиевтән шулар турында сораштык.

– Җен кешегә ник керә?

– Аларның табигате, яши торган мохитләре – үзләренә уңай булган мохит. Кеше дә бит үзенә җайлы булган урынны сайларга тырыша. Әгәр дә кешегә җен керә икән, билгеле, бу ниндидер сихер нәтиҗәсе булырга мөмкин. Кешеләр бер-берсенә бозымнар ясый, бу да сәбәп була ала. Сихер дигән нәрсә электән булды һәм һаман да бар.

– Җеннәр күбрәк кемгә иярә: ир-атларгамы, әллә хатын-кызларгамы?

– Гүзәл затлар ир-атларга караганда көчсезрәк затлар. Ягъни алар тирәнрәк борчыла, юк-бар өчен дә кайгыра, үртәлә. Җенгә андый затлар белән «эшләү» уңайлы. Кеше кайгыда булса да, артыгын шатланса да – бу җен керүгә сәбәп. Күпләр ялгыз гомер кичерә. Аларга җеннәрнең тәэсире зуррак була.

– Җен керүен аңлап, тоеп буламы? Аның нинди билгеләре бар?

– Җен кергәнен еш кына кеше аңлап та бетермәскә мөмкин. Чөнки аның билгеләре гел күренеп тормый. Мәсәлән, Коръән укыганда, кемдер кинәт кенә елап җибәрергә, сикерә башларга мөмкин. Андый кеше азан тавышы ишетелгәндә дә еларга мөмкин. Кайберәүләр Коръән укыганда бугазында ниндидер авырту тоя. Ягъни бугаз, муен тирәләре, муен арты авыртырга мөмкин. Кемдер вәгазь сөйләгәндә, догалар кылганда үзендә уңайсызлык сизәргә мөмкин.

– Яшәгән йортыңа да җен ияләшә аламы?

– Билгеле, ияләшә ала. Китапларда да җеннәр нәҗес булган урыннарда, хәрабәләрдә, бәдрәфләрдә яшәргә мөмкин диелгән. Шуңа да бәдрәфкә кергәндә дә Аллаһны зекер итеп керәбез.

– Җеннән котылу өчен нишләргә?

– Өшкертергә барырга кирәк. Әмма алар иярмәсен, тәэсир итмәсен өчен аерым догалары бар. Моңа өстәп, җеннәр ияләшмәсен дисәң, чисталыкта, пакьлектә яшәргә кирәк. Ашый торган ризыгыңның өстен каплап йөрү тиешле. Чөнки алар ашыйсы-эчәсе ризыкка тәэсир итәргә, тукланырга мөмкин. Киенгәндә, чишенгәндә «бисмилләһ» әйтәсе. Пәйгамбәребез (с.г.в.) моны кеше белән җен арасында пәрдә дип атый. Адәм баласы дин буенча яшәсә, хәерле булыр.

– Йорт хайваннарына да җен ияләшергә мөмкинме?

– Кешеләргә тәэсир иткән кебек үк, аларга да җеннәр тәэсир итә ала. Әйтик, кара төстәге песи, этләрдә җеннәр булырга мөмкин диелә. Аллаһы Тәгалә – Белүче. Һәрбер җан иясеннән җен эзләргә дигән сүз түгел әле бу. Әйтик, өйгә елан керсә дә, аны шундук үтерергә кушылмый бит.

– Җеннәр кайда яши?

– Алар урманда, кырларда, таулар-ташлар арасында да, сәхраларда да яшәргә мөмкин. Җәһилият (ислам дине килгәнче) заманында гарәпләр җеннәрнең иң көчлеләренә эндәшә торган булганнар. «Безгә зарар салма», – дигәннәр. Шуның белән алар җеннәрне үзләреннән өстен күргән. Җеннәр исә, моны күреп, батырланып ук киткән. Мөселман кешесе Аллаһны бөек итеп күрергә, Аңа сыенырга тиеш.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре