Җепшек кар, бозлавык һәм 6 градус салкын булачак

Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз җепшек кар явачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Төнлә җилнең тизлеге урыны белән секундына 13 метрга кадәр җитәргә мөмкин һәм 1-6 градус салкын булачак. Көндез -3 градустан +1 градуска кадәр җылы фаразлана.

Юлларда бозлавык булу сәбәпле, сак һәм игътибарлы булу сорала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре