Эремчектә “ит җилеме” тапканнар

“Роскачество” хезмәткәрләре кайбер җитештерүчеләрнең эремчегендә трансглютаминаза микробын (халык телендә “ит җилеме” дип йөртелә) тапканнар. Төрле җитештерүчеләрнең майлылыгы 5 процент булган эремчеге 77 күрсәткеч буенча тикшерелгән. 20 маркасы – Россиядә, берсе – Белоруссиядә җитештерелгән, дип яза “РБК”.

Трансглютаминаза микробы –микроорганизмнардан файдаланып ясалган фермент. Ул, әйтик, ветчинада яки башка аксымлы продуктларда, ит тукымасы кисәкләрен бер-берсенә “ябыштырып”, бер бөтенгә әйләндерә. Эремчеккә шушы ферментны өстәгәндә, табигый оеткыларны янга калдыру мөмкинлеге биреп, күбрәк продукт килеп чыга.
“Ит җилемен” “Свежее завтра” һәм “Славянские кружева” эремчегендә тапканнар. “Россельхознадзор” белгечләре искә төшереп үткәнчә, Россиядә 2020 елның 1 гыйнварыннан әлеге ферменттан файдалану тыелган.

Ә инде “Вкуснотеево”, “Коровка из Кореновки” кебек эремчекләрдә эчәк таякчыкларын ачыклаганнар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре