Кар күп бит әле, димәгез! Бакча җене кагылганнарның тәрәзә төпләрендә борыч, помидор үсентеләре күптән кызыл утта кызына инде. Кардан арынган түтәлләрдә лалә чәчәкләре дә баш төрткән: язны да, безне дә ашыктыралар. Бакчада баш күтәрмичә эшләүнең кирәге, аннан бигрәк, файдасы бармы? Үзең тапкан әле дә кадерлеме? «ВТ» әнә шул сорауларга җавап эзләде.
«Кибеттә андый җимеш юк»
Чүпрәле районының Кече Чынлы авылында яшәүче Илдус Вәлиуллов дистә елга якын ныклап торып бакчачылык белән шөгыльләнә. Шәфталу (персик) һәм абрикоска кадәр үстерә ул.
– Бакча эшләрен көтәм. Быел бездә 38 градуска кадәр суыклар булды. Белмим, җимеш агачлары, куаклар ничек кышлагандыр. Әлегә бакчада кар күп. Бакчачылык ул – җан рәхәте. Эштән кайтам да шунда чыгып китәм. Караңгыга кадәр бакчада кайнашам. Сырганак, алма, груша, төче чия, кура җиләгенең берничә сортын, утызлап төп виноград үстерәм. Күңелгә иң хуш килгәне – шәфталу һәм абрикос. Яшелчә бакчасы да бар. Эш күп, әмма зарланмыйм. Шәфталуны гына да егермеләп төп утырттым. Аларны кыш көне яхшылап томаларга кирәк. Каркас ясыйм да агачларны тулысынча чорнап куям. Бакча эше кызык та. Яңадан-яңа культуралар үстереп карыйм. Гранат, киви утыртканым булды, үсмәделәр. Инҗир тагын бер-ике елдан җимеш бирер, дип көтәм. Ерак Көнчыгыштан әстерхан чикләвеге орлыгына заказ биреп, шуны рассада итеп утырткан идем. Үсентеләрне ачык һавага күчердем инде. Ни булып бетәр, карарбыз, – ди Илдус Вәлиуллов.
«Бу кадәр хезмәтнең файдасы бармы?» – дип тә сорадым аннан. «Мин аларны сатар өчен үстермим, кирәкми дә, чыгымнарны да исәпләп караганым юк. Фәкать шөгыль, яратып эшли торган эшем генә. Күршеләргә, туганнарга күчтәнәч итеп таратып бетерәм. Абрикос бик нәзберек. Аңа су ярамый, тамыр төбендә су торса, бик тиз чери башлый. Ә бездә туфрак бик дымлы. Соңгы елларда саз булгач, бәрәңге дә үсми башлаган иде. Бәрәңгене башка бакчага утырттык та монысын җимеш бакчасы итеп үзгәрттек. Язын су җыелып тормасын өчен, канал ясадым, агач, куакларны да җирне биегәйтеп утыртам. Ул шәфталуның тәмлелеген белсәгез! Кибеттә андый җимеш юк», – ди бакчачы.
Илдә яшәүчеләр арасында үткәрелгән сораштырудан күренгәнчә, быел бакча сезонына әзерлек уртача 28 мең сумга төшәчәк. Иң зур чыгымнар орлык һәм үсенте (69 процент), төрле ашламалар (59 процент), шулай ук эш кораллары (45 процент) сатып алуга бәйле. Моннан тыш, сораштыруда катнашкан һәр өченче кеше – мунча кирәк-яракларын, ә һәр дүртенчесе шашлык пешерү өчен мангалны яңартырга җыенуы турында әйткән.
Фатир түгел, йортмы?
Татарстан бакчачылар берлеге идарәсе рәисе Илья Слесарский әйтүенчә, коронавирус пандемиясе бакчачылыкка мөнәсәбәтне үзгәртте.
– Бакчалар һәм бакчачылык ширкәтләре ул – безнең стратегик азык-төлек запасы. Пандемия вакытында бөтен дөнья туктап калгач, бакчасы булганнар шунда китеп, тыныч кына яшелчәсен, җиләк-җимешен үстереп, авырлыкларны үткәреп җибәрде, – ди ул.
Бакчачылар яшәргән дә әле. «Бакча тотучылар без гадәтләнгәнчә әби-бабайлар гына түгел. Бүген бакчачыларның уртача яше – 30 тирәсе һәм моңа сөенмичә мөмкин түгел. Республикада Татарстан Рәисе ярдәме белән бакчачылык ширкәтләре инфраструктурасын яхшырту юнәлешендә шактый эш башкарыла. Газлаштырып бетерү программасы гамәлдә. Хәзер бакча җәй көне генә файдаланырга мөмкин булган кишәрлек түгел, ә ел әйләнәсе яшәрлек якты, җылы йорт. «Бакча амнистиясе» программасы өлкәннәрдән калган бакча-җирләрне рәсмиләштерү мөмкинлеген дә тәэмин итә. Балалар, оныклар моннан бик файдалана. Шулай булмый ни, бүген бер бүлмәле фатир бәясенә йорт салып чыгарга мөмкин. Үзең үстергән яшелчә, җиләк-җимеш кенә дә ни тора! Кибеттә нәрсә сатып алганны белмибез дә бит. Хәтерләсәгез, без кечкенә чакта бакчада бар булганны агачтан өзеп ашадык. Ә хәзер иттән баш тарту, яшелчә-җиләк җимешне ике кат юу, аннары кайнар су белән пешекләп алу модада. Шул рәвешле организмга витаминнар җитмәү белән беррәттән, иммунитетны да төшерәбез. Бакчачылык ул – сәламәт яшәү рәвеше», – ди республиканың баш бакчачысы.
Җиргә төшү
Соңгы елларда күбрәк тә җитештерә башлаганбыз. Казан дәүләт аграр университеты доценты, икътисадчы Илгизәр Гайнетдинов шулай ди.
– Югары уку йортында булачак агрономнар әзерли торган факультетта бакчачылыкны оештыру һәм аның икътисады буенча дәрес алып барам. Менә шунда без студентлар белән исәпләүләр үткәрдек, – ди ул. – Соңгы биш елда илдә бакчачылык тармагы ничек үзгәргән? Бакчачылык җирләренең мәйданы кимеп бара. Шул ук вакытта бакча культураларының уңышы арта. Чөнки соңгы елларда фермер хуҗалыклары карлыган, крыжовник, кура җиләге, бакча җиләге үстерү белән ныклап шөгыльләнә башлады. Шуның хисабына тәэмин ителеш үсә.
Тик барыбер авыз тутырып ашамыйбыз әле. «Медицина нормалары буенча, кеше елына 90 кг җиләк-җимеш ашарга тиеш. Бездә исә әлеге төр ризык белән тәэмин итү күрсәткече 70 проценттан да артмый. Кайбер җиләк-җимешләрне безнең шартларда үстереп булмау да тәэсир итәдер, әлбәттә. 1990 нчы елларда ни өчен бакчачылык үсеп китте? Чөнки илдә азык-төлек кризисы барлыкка килде. Шөкер, бүген андый куркыныч юк. Шуңа күрә яшьләр арасында бакчага мунча керү, шашлык пешереп ял итеп кайту урыны итеп караучылар күп», – ди Илгизәр Гайнетдинов. Аның фикеренчә, бакчаның тагын бер мөһим ягы бар. «Хезмәт тәрбиясе турында онытырга ярамый. Бакча ул – эшкә өйрәтүнең бер ысулы. Бакчачылыкны саклап калу җиргә дә төшерә. Чөнки бүген без җирдән аерылып барабыз. Халык авыллардан китә, социаль-икътисадый үсештә шәһәрләрнең тоткан урыны арта», – ди икътисадчы.
Ә Минзәлә районының Аю авыл җирлеге башлыгы Айрат Галимов әйтүенчә, бәрәңге бакчасы кирәкмәсә, йорт, нигез бушап калачак.
– Хәзер кибеттә бөтен нәрсә бар анысы. Ләкин боларның берсе дә үзең үстергән, үч көчең белән эшләп тапкан ризыкка җитми, – ди ул. – Ул тәмлерәк тә, сыйфатлырак та. Бездә ташландык өйләр юк. Нигез бушап калса да, җәй көне балалары, туганнары кайтып, биредә яшелчәсен, җиләк-җимешен үстерәләр. Бакча бик рәхәт тә бит ул. Иртән торасың да, иң беренче эш итеп, шуннан әйләнеп керәсең. Үзенә күрә бер физкультура. Авыл кешесе тик торырга яратмый. Эштән дә курыкмый. Авылдашлар барысын да үзләренә җитәрлек итеп үстерә. Хуҗалыкларда мотоблоклар бар. Кирәк булса, җирлеккә дип бирелгән тракторны да кертә алабыз. Моның бернинди кыенлыгы юк. Көз көне ярминкәләргә йөрибез. Хуҗалыкта артык калганны безгә биреп җибәрәләр. Бар да җайга салынган. Мисыр бәрәңгеләре ашап карадык бит инде. Ничек үскәнен, каян кайтканын, нәрсә икәнен дә белмәдек. Үзең үстерү, эшкәртү, урнаштыру кыйммәткә төшәдер бәлки. Авыл хуҗалыгы тармагы бер вакытта да табыш китерә торган булмады. Аның каравы үзең өчен үстерәсең. Бу күпкә кадерлерәк һәм файдалырак.
Үзебезгә шатланып ашарга насыйп булсын!
Сораштыру
Бакча эшләренә әзерләнәсезме? (%)
Әйе, көтәм, тәрәзә төпләрендә үсентеләр утыра. 64
Алдан әзерләнәсе юк, бәрәңге үзен үзе утыртмас. 4
Мин бакчада ял итәргә генә яратам. 11
Бакчада эшләп азапланасы юк, кибеттә бар. 21
ВТның «ВКонтакте»дагы сәхифәсендә уздырылган сораштыру нәтиҗәләре
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез