Эш бирүчеләр инвалидлар һәм ветераннарны эшкә алган өчен субсидия алырга мөмкин

Татарстанда эш бирүчеләр I һәм II группа инвалидларга, шулай ук инвалид калган хәрби хәрәкәтләр ветераннарына эш урыннары булдырган өчен субсидия алырга мөмкин. Бу хакта Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы “ВКонтакте”дагы рәсми төркемендә хәбәр итә.

Субсидия кирәкле җиһазлар сатып алу, урнаштыру һәм монтажлау чыгымнарын капларга мөмкин. Максималь күләме бер эш урыны өчен 200 мең сум тәшкил итә.

Ведомство Лаеш районыннан мисал да китереп үткән. Биредә фермер хуҗалыгы җиткчесе II группа инвалидны эшкә урнаштырган. Терлекчелек фермасында аның өчен ферма тирәли йөрмичә генә хәлне контрольдә тоту мөмкинлеге бирердәй видеокүзәтү урнаштырылган. Бу исә хезмәткәр өчен дә, предприятие өчен дә файдалы булып чыккан.
Субсидия рәсмиләштерү өчен халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә, шуннан соң Социаль фондка гариза (хезмәт килешүе һәм тотылган чыгымнарны раслаучы документлар күчермәләре белән) юлларга кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре