Газетага язылу

Эш тәме

Питрәч районының Ленино-Кокушкино авылындагы «Ак Барс – Питрәч» җәмгыяте республикада алдынгы урыннарда бара торган хуҗалык. Быел алар 9192 гектардан 28 мең тонна ашлык җыеп алганнар. Уңдырышлылык – гектарыннан 30 центнер. Зур, заманча фермаларында 4500 мөгезле эре терлек бар, шуларның 1600 е – сыерлар.

Хуҗалыкта 300 кеше эшли, язгы-көзге чорда алар тагын да арта. Өлкән һәм урта буыннан бигрәк, хуҗалык яшьләрнең күплеге белән аерылып тора. Монысы аеруча да тансык бит. Аларны яхшы хезмәт хаклары (быел аның уртача күләме 82 мең сум), эшләр һәм торыр өчен уңайлы шартлар белән җәлеп итәләр. Яңа эшкә килеп урнашкан кешеләргә бер тапкыр – 100 мең сум, яшь белгечләргә 750 мең сум акча түлиләр. Яшьләр өчен матур, җиһазландырган йортлар салалар. Тәҗрибәле, озак еллар хезмәт куйган кешеләргә хөрмәт зурдан монда.

 

Нәфисә Зәйнуллина, бозау караучы:

– Мин фермада 39 ел эшлим. Кияүгә чыккач, шәһәргә дә китеп караган идек. Тик иремнең энесе үлеп китте дә, каенанам: «Мине ташлап китмәгез», – дип алдыма ятып елады. Шулай итеп авылда яшәп калдык. Башта 20 ел лаборантка булып эшләдем, аннан соң бозаулар карауга күчтем. Мин 62 яшьлек бертуган Әлфия апам белән эшлим. Яңа туган бозауларны өч тапкыр ашатып, тәүлегенә 850–900 грамм авырлык җыябыз. Яңа туган бозауларны сабый шикелле карыйбыз инде. Яратмыйча бу эштә эшләп булмас иде, дим. Әле ярый элеккеге кебек эчләре еш китеп җәфаламый. Үлем-китем дә булгалый, тик алары, шөкер, бик аз.  

Үзебезнең хуҗалыкта да бозаулар бар. Дөрес, сыерларны бер-ике ел элек бетердек. Авылда яшьләргә дә эш бар, тик алар инде фермага килми. Аларны хәтта югары хезмәт хаклары белән кызыктырып китереп булмый монда.  

Илнар Заһидуллин, механизатор:

– 2006 елдан бирле шушы агрофирмада эшлим. Язгы кыр эшендә дым каплатабыз, аннары көнбагыш, кукуруз чәчәбез, аларны тукландырабыз, шуннан соң печән өсте башлана, шуннан соң акрынлап салам пресслауга керешәбез. Эшебез иртә таңнан башлана, төнгә кадәр дәвам итә, ләкин зарланган юк. Шәхсән үземә эштә иң кирәкле нәрсә – хезмәтемә, һөнәремә хөрмәт булу. Ихтирам булгач, кәеф тә күтәрелә, эшлисе дә килеп тора. Директордан алып агрономнарга кадәр бер-беребез белән аңлашып эшлибез. Сүзем үтә, яхшы хезмәт хакы түлиләр, шәхси сораулар белән кергәч тә, ярдәм итәргә тырышалар. Минем өчен хөрмәт менә шулар.     

Хатыным белән өч бала тәрбияләп үстерәбез. Бүген олысы армиядә хезмәт итә, икенчесе Казан аграр университетында укый, төпчегебезгә 3 яшь.

 

Гөлнур Вәлиева, сыерлар бозаулатучы:

– Минем төп вазыйфам – сыерларны бозаулату, аларны саву һәм бозауларны бер тәүлек тәрбияләү. Монда унбер ел эшлим. Эшем бик җаваплы. Хуҗалыктагы бөтен мал иң элек минем кул аша уза. Шуңа күрә бозауның саулыгы бик мөһим. Көненә 30–60 сыер савыла. Быел унбер айга 1260 лап сыер бозаулады.

Минем әни дә фермада эшләде. Аңа ияреп, эшкә еш бара торган идем. Ул вакытта бозаулар башка төрле кебек иде. Хәзер терерәк шикелле. Кияүгә чыккач, Казанга китеп караган идек тә, күңел барыбер авылга тартты. Үзебезнең дә хуҗалыгыбыз зур. Терлекләр, күпләп кош-корт асрыйбыз. Сөтне үзем эшкәртәм, алучы күп, артып калмый. Сөтен дә, каймагын да, эремчеген дә яратып алалар. Кереме дә яхшы. Үзем өйдә булмаганда 8 нче класста укучы улыбыз сыер да сава, мал да карый. Кечкенәдән шулай өйрәттек. Тырыш балалар булганда, тормыш көтәргә була.           

Рәмзил Фәйзрахманов, машина йөртүче:

– Мин күрше Тау Иле авылыннан, хәзерге вакытта гаиләбез белән Питрәчтә яшибез. Монда 14 елга якын эшлим. Эшебез кышын ашлама ташудан башлана, аннан соң – чәчү, сенаж кертү, җәен – ашлык ташуда. Ел әйләнәсе шулай бара. Кышын буш көннәрдә машина төзекләндерәбез. Әле ярый бездә машиналар гел яңартылып тора. Минем «КамАЗ»га – 4 ел, анысы да иң искесе булып санала. Эшемне яратам, кечкенәдән техникага тартылдым. Гаражда ремонтта ятуда караганда, эш эшләп торсам яхшырак. Урып-җыю вакытында 3–4 тапкыр беренче урында калдым. Көнгә 600 әр чакрым юл узган чаклар да була.

Иншат Нуриев, ашлык киптерүче

– Мин монда 2009 елдан бирле эшлим. Быел эш күп булды. Аена 12 мең тонна ашлык киптердек. Складка 10 мең тонна ашлык тутырдык, калганнарын саттылар. Әле дә эшнең бетеп торганы юк. Безгә барысын да белергә кирәк. Механик та, электрик та булырга туры килә. Ашлыкны да чистартырга кирәк. Ләкин зарланып булмый. Эшебез яхшы, иң мөһиме – өйдән ерак түгел.

Радмир Закиров, инженер:

– Мәктәптән соң Энергетика университетын тәмамладым. Шуннан соң армиягә киттем, аннан кайтып, монда эшкә урнаштым. Үзебезнең авылда гына шушындый көчле оешма булуы бик яхшы. Хезмәт хакы әйбәт, эш өй янында гына. Монда тәҗрибә дә алырга, алга таба карьера да төзергә буладыр, дип саныйм. Коллективта үзебез кебек яшьләрнең күп булуы рәхәт. Ни өчен яшьләр тартыла? Чөнки хуҗалыкта эш һәрвакыт төрле, көндәлек, ияләнгән эш булса да, бер көн икенчесенә охшамаган. Көн саен үз алдыңа яңа максатлар куеп эшләргә туры килә. Яшь белгечкә тагын ни кирәк?!

Үзем 2020 елдан бирле биредә. Ел дәвамында эшебез бик күп. Яңа елдан башлап орлыкларны сортларга аерабыз, ашлыйбыз, урып-җыю вакытында да эшебез бик тыгыз була. Быел үзенчәлекле ел килде, һава торышы сынатты. Хәтта өлкәннәр дә: «Мондый елның булганын хәтерләмибез», – диделәр. Тик шулай да уңыш яхшы булды, планны үти алдык.   

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре