Газетага язылу

Эш вакытында социаль челтәрләрдә утыручыларга эшсез калу куркынычы янавын аңлаттылар

Эш вакытында социаль челтәрләрдә утыручы хезмәткәрне, эштәге интернеттан шәхси максатта файдалануны тыю турында хезмәт килешүендә, яки оешма документларында күрсәтелгән очракта, эштән җибәрергә мөмкиннәр. Кадрлар компаниясе җитәкчесе Ирина Котлярова “РИА-Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләгән.

Белгеч билгеләп үткәнчә, эш вакытында социаль челтәрләргә керү җитештерүчәнлеккә тискәре йогынты ясый, чынбарлыктагы эш вакытын киметә һәм яшерен мәгълүматның читкә “агу” куркынычын тудыра. Социаль челтәрләрдә утыру вазыйфаи бурычка кермәсә, мондый гамәл хезмәт тәртибен бозу булып тора.

Җаваплылыкка тарту өчен оешма документларында социаль челтәрләрдә утыруның тыелуы күрсәтелеп, хезмәткәр эшкә урнашканда, имза салып, аның белән танышкан булырга тиеш.

Эш бирүче хезмәт тәртибен нигезле сәбәпсез берничә тапкыр бозган хезмәткәрне эшеннән җибәрүгә хокуклы, дип йомгаклаган белгеч.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре