Газетага язылу

Эшче һөнәр ияләренә карата хөрмәт билгесе: 26 февраль – слесарьлар көне

«Рәхмәтне ипигә ягып булмый!» Совет чорындагы «Афоня» фильмында яңгыраган бу сүзләр күптән канатлы гыйбарәгә әверелде. Бу хакта искә алуыбыз очраклы гына түгел. 26 февральдә илдә Слесарьлар көне билгеләп үтелә икән. Рәсми дата булмаса да, эшче һөнәр ияләренә карата хөрмәт билгесе бу. Эш кешесенә мөнәсәбәт үзгәрдеме? Җәелмәле ачкыч кем кулында? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап эзләде.

Эшче һөнәр ияләренә карата хөрмәт билгесе: 26 февраль – слесарьлар көне

Тавышка китмәсен

Альберт Вәлиуллин сигез елдан бирле идарәче компаниядә слесарь булып эшли. Махсус белеме юк. Барысына да үзем өйрәндем, ди. Баштарак «бер сәгатькә ир» хезмәтендә дә эшләгән. Хәзер исә кулдан килмәгән эше юк.

– Халыкта слесарьларга мөнәсәбәт төрле, – ди ул. – Кран аккан, көнкүреш техникасы ватылган чакта киләбез бит, шуңа күрә борчулы чаклары да була. Тик барысын да аңлатып күрсәткәч, рәхмәт әйтеп озатып калалар. Хәл итә алмаслык проблема юк. Иң мөһиме – уртак тел табарга гына кирәк. Кайберәүләрне исә каршы дәшмичә тыңлап кына торуың хәерле, андыйлар да очрый.

Слесарь әйтүенчә, бүген су кранын алмаштыра белмәгән буын үсеп җитте. Шуңа күрә эш җитәрлек.

– Телевизорны кабызу өчен, электр үткәргечне розеткага тоташтырырга кирәк икәнен дә аңлап бетермиләр хәтта. Калганы турында ни әйтәсең. Ләкин беркемне дә гаеп итмибез. Су кранын алмаштырырга, тыгылган торбаларны чистартырга булышабыз. Бигрәк тә яшьләр җәелмәле ачкычны кайсы яктан тотасын белми. Андый ирләрнең хатыннарына: «Ирегезне сүкмәгез, аның каравы ул башка юл белән акча эшли белә», – дип әйтәм. Үзебезнең торак йортларга хезмәт күрсәтәбез бит. Шуңа күрә барысы да әйбәт булсын дип тырышабыз. Танылган кинодагы кебек: «Минем эш сәгате бетте», – дип борылып кайтып киткән юк, – ди Альберт Вәлиуллин.

«Ни генә агызмыйлар»

Хәтерләсәгез, күптән түгел Казан мэры Илсур Метшин башкала халкын бәдрәфкә йөри белмәүдә гаепләде. «Смартфоннардан бик оста файдаланалар, ясалма фәһем белән эшлиләр, әмма гап-гади җаваплылык җитми», – диде ул, канализация торбалары тыгылу турында сөйләгәндә. Бу сүзләр белән слесарь Тимерхан Әүхәдиев тә килешә.

– Арада төрле кешеләр бар, әлбәттә. Мин түлим бит, эшеңне бел, дип йөзгә бәреп тә әйтәләр. Шул ук торбаларның тыгылуын алыйк. Моннан барыннан да бигрәк астагы катларда яшәүчеләр зыян күрә. Сәбәбе бик гади: өстәге ремонт ясаучы күршеләр, вак-төяк төзелеш чүбен урамга кадәр ташырга иренеп, аны бәдрәфкә генә агыза. Нәтиҗәдә подвалда торба тыгыла да, беренче катларда су бөтен пычрагы белән бергә кире ташып чыга. Мондый очраклар бик еш була. Вискозадан эшләнгән салфеткалар дисеңме, кер юу порошогы кабымы, хәзер канализациягә ни генә агызмыйлар, – ди ул.

Тимерхан Әүхәдиев фикеренчә, барысы да үзебездән тора.

– Элек җаваплылык хисе зуррак иде кебек. Ярар, без эшләрбез. Кем әйтмешли, эшебез шул. Тик җавапсыз фатир хуҗаларыннан күршеләр дә зыян күрә бит әле. Алар турында да уйларга кирәк. Хәзер фатир ишегенең теге ягында ниләр булуы белән кызыксынмаучылар, бу хакта белергә дә теләмәүчеләр күбәйде. Торакны арендага бирүчеләр шактый. Хуҗаларның төрлесе бар, әлбәттә. Идарәче компаниядә җиде ел эшләп, бер тапкыр кереп карамаган фатирлар да бар. Димәк, үзләре эшлиләр. Эш шартларына килгәндә, Аллага шөкер. Элек кенә слесарьлар бер җәелмәле ачкыч күтәреп йөргән ул, хәзер эшләгән кешегә бөтен шартлар да бар. Эш коралларыннан алып, аяктагы резин итеккә кадәр барысы белән дә тәэмин итәләр. Хезмәт хаклары да әйбәт. Кешенең мөнәсәбәте генә бераз үзгәрсен иде, – ди слесарь.

Эшчеләрнең дә төрлесе бар. «Узган ел җәй айларында слесарь-сантехниклар белән еш очрашырга туры килде. Үч иткәндәй, өйдә ирем юкта берәр нәрсә ватыла иде, – ди журналист Чулпан Галимова. – Җәен яңа кухня ясадык. Су тоташтырып, сатып алган яңа краннарны куярга кирәк иде. Кем әйтмешли, «әпәт» ир юк! Ә миңа су кирәк. «Авито»дан табып, сантехник чакырттым. Сантехникага бәйле сораулар бирә башлады, бернәрсә аңламаганымнан көлде дә хәтта. Мин фәлән итәм, болай итәм, монысын болай эшлим дип сөйләнде дә, бик озак маташып, эшен тәмамлады. Эшне кабул иттем инде. 20 мең сумнан артык акча чыгарып салдым. Имеш, бу эш шулай бәяләнә. Белмим, ничек бәяләнәдер, әмма соңрак бу суммадан ир туганнарым да, ирем дә шикләнде. Үткән эшкә салават инде. Икенче көнгә раковина астындагы кран, тиешенчә тоташмаган күрәсең, су агыза башлады».

Рәсми мәгълүматларга караганда, узган ел республикада ТКХ өлкәсендә уртача хезмәт хакы, 136 процентка артып, 66,5 мең сумга җиткән.

Бер кулга – ике эш

Соңгы елларда алып барылган эш нәтиҗәсеме, эшче һөнәрләренә карата кызыксыну арткан. Казан политехника көллиятенең укыту-җитештерү эше буенча директор урынбасары Алия Таҗетдинова шулай ди.

– Безнең көллияттә «слесарьлык эшләре остасы» дигән һөнәр бар. Әлеге белгечлеккә укырга өч елга кабул итәбез. Слесарьлардан тыш, эретеп ябыштыручы, станокчы, ТКХ өлкәсендәге инженер системаларны ремонтлау буенча мастер кебек һөнәрләргә дә укытабыз. Студентларга мөмкинлекләр күп. Предприятиеләрдә хезмәт хаклары да артты. Шуңа күрә узган елгы уку елында, мәсәлән, укырга кергәндә аттестатның уртача баллы үсте. Билгеле булганча, быелдан Татарстанда тугызынчы сыйныфны тәмамлаган укучылар, ике генә имтихан биреп, техникум-көллиятләрдә алдан билгеләнгән белгечлекләр буенча да укырга керә ала. Республика күләмендә эшче һөнәрләренә өйрәнергә теләүчеләрдән егермеләп гариза кабул иттек инде, – ди ул.

Алия Таҗетдинова әйтүенчә, студентлар практиканы заводларда уза. Моның өчен унлап предприятие белән килешү төзегәннәр. Шунда эшкә калу мөмкинлеге дә бар. «Эшче һөнәрләре белән кызыксындыруны тагын да арттыру өчен, бер һөнәргә укытканда икенчесенә дә өйрәтәбез. Бу һөнәри модуль дип атала. Мәсәлән, шул ук слесарьлык эшләре осталары лифтлар буенча электромеханик таныклыгы алып чыга, ТКХ өлкәсендәге инженер системаларны ремонтлау буенча мастерлар эретеп ябыштыручыга укый. Ягъни көллиятне тәмамлаганда, берьюлы ике документ – урта һөнәри белем турында диплом һәм һөнәр алу турында таныклык алып чыгалар», – ди директор урынбасары. Аның сүзләренә караганда, техникум-көллиятләргә укырга керүчеләр – тизрәк һөнәр үзләштереп, мөстәкыйль яши башларга теләүче егет-кызлар ул. «Бездә күбрәк егетләр укый. Ә аларның ничек тә машиналы буласылары килә. Шуңа күрә тизрәк акча эшли башларга омтылалар», – ди Алия Таҗетдинова.

«Кадерле кешеләр»

Таякның икенче башы: акчага кызыккан эшче куллар коммуналь хуҗалык тармагына килергә ашыкмый.

– Бер биш елдан эшләргә кеше бетмәгәе, – ди «Уютный дом» идарәче компаниясе генераль директоры Ринат Әхмәтҗанов. – Тармакка яшьләр бик сирәк килә. Бездә, мәсәлән, эшчеләрнең уртача яше – 50–70. Слесарьмы ул, электрик, эретеп ябыштыручымы – эшчеләрнең барысына да кытлык күзәтелә. Сәбәпләре билгеле. Беренчедән, яшьләр акчага, аннан бигрәк җиңел акчага кызыга. Өйдән чыкмыйча гына эшләүчеләр күп. Без исә товар җитештермибез, нефть тә чыгармыйбыз. Шуңа күрә завод-предприятиеләр белән көндәшлек итәрлек зур хезмәт хаклары юк. Белгәннәреңне эшкә җигеп, баш белән дә уйлап эшләргә кирәк. Әле бер инженер егет йөк ташучы булып икенче эшкә күчеп китте. Ник китүен сорагач, «Хезмәт хакы әллә ни артык булмаса да, эше җиңелрәк: тартмаларны бер урыннан икенчесенә генә күчерәсең», – диде.

Ринат Әхмәтҗанов әйтүенчә, алар техникум-көллиятләрне тәмамлаучылар белән очрашулар үткәрә, булачак белгечләрне эшкә чакыра. Риза булсалар, төрле ташламалар, ярдәм чаралары да тәкъдим итәләр. «Бездә ел саен егермешәр студент практика уза. Мин бу вазыйфада 2022 елдан бирле эшлим һәм шушы вакыт эчендә җиде яшь белгеч эшкә килде. Алты кыз һәм, әйткәнемчә, инженер эшен йөк ташучы эшенә алмаштырган бер егет. Хәзер аларның икесе генә эшләп калды. Әле шуңа да шатмын. Коммерцияле оешма булсак та, яшәү, ашау, өстәмә түләү, алга таба укыту мәсьәләләрен хәл итәргә булышабыз, кем әйтмешли, ял итәргә юллама гына бирмибез инде. Әмма җиң сызганып эшләргә теләүчеләр күренми. «Афоня» заманы узды ул. Бүген слесарьлар – бөртекләп җыйган хезмәткәрләр», – ди җитәкче.

Сораштыру

Слесарь хезмәтеннән еш файдаланасызмы? (%)

Әйе, гел нидер ватыла бит – 18

Юк, кем икәнен дә белмим – 36

Мин – үземә үзем слесарь – 45

«ВТ»ның «ВК»дагы сәхифәсендә үткәрелгән сораштыру

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре