Газетага язылу

Эшкә кеше кирәкми

Көнбатышлыларның Россиягә каршы сәясәте торган саен зуррак кыенлыклар тудыра. Bloomberg агентлыгы Европадагы ун дәүләтнең Россия нефте төялгән танкерларны кулга төшерү турында уртак килешүгә ирешүләрен хәбәр итә.

Андый килешүдән башка да бездә чыгарылган ярты айлык нефтьне төягән танкерлар диңгездә тик тора. Аларны бер ил портында да кабул итмиләр. Хәтта бик арзанга да алмыйлар. Трамп санкцияләре үз эшен эшли. Кайбер Европа державалары кулга алынган нефтьне АКШ үрнәгендә сатып, акча эшләргә дә ниятли. Гомумән, менә бу «танкерлар сугышы» Америка белән координациядә алып барылачак, диләр. Шул ук Bloomberg агентлыгы Американың Россия палладиена 132 процентлык пошлина кертергә җыенуын әйтә.

 

Чимал державасы булган илгә мондый дошманлык актлары зур икътисадый зыян сала, билгеле. Үзәк матбугат: «Экономика России теряет основную опору прошлых лет», – дип яза. «Российская газета» гыйнвар аеннан компанияләрнең эшкә хезмәткәрләр җыю активлыгын кискен киметүен хәбәр итә. Эшче куллар кытлыгының эш урыннары дефицитына әйләнүен беренче булып Россия хөкүмәте каршындагы Финанс университеты белгечләре күреп алган. Әле кичә генә кирәк булган слесарьлар һәм эретеп ябыштыручылар бүген кирәксезгә чыга башлаган. Әлегә җыештыручылар, сатучылар, курьерлар өчен эш урыннары бар икән барлыгын.

 Росстат мәгълүматлары да Финанс университеты күзәтүләрен раслый. Декабрь аенда ук вакансияләр саны алдагы ел белән чагыштырганда 13 процентка кимегән. Вакансияләр кимүе аеруча Идел буе федераль округында көчле икән.

 

Эшче кулларга ихтыяҗ кимү ил икътисадының кара полосага кереп баруын күрсәтә. Моны хәзер рәсми рәвештә дә таныйлар. Икътисадый үсеш министрлыгы җитәкчесе Максим Решетников үткән пәнҗешәмбедә Дәүләт Думасы комитеты утырышында ил икътисадының 2026 елда акрынаячагын әйтте. Думаның Икътисад сәясәте комитеты рәисе урынбасары Николай Арефьев 2026 елда ил икътисадына җитештерүнең кискен кимүен күзәтәчәгебезне әйтте. Ул көзгә халык банклардагы акчасын алырга ябырылачак дип тә фаразлый.

 

 Эре һәм урта предприятиеләрнең һәр алтынчы эшчесе бүген үк өлешчә генә эш белән тәэмин ителгән.

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре