Эшләүчеләргә физкультминутка кертмәкчеләр

Дәүләт Думасында дәүләт оешмалары, предприятиеләр хезмәткәрләре өчен эш көне дәвамында физик күнегүләр ясау өчен кыска гына тәнәфесләр кертергә тәкъдим иткәннәр. Думаның Спорт комитеты рәисе урынбасары Әмир Хәмитов шундый тәкъдим белән чыккан, дип яза “РИА Новости”.

“Мин, Дәүләт Думасы депутаты буларак, предприятиеләрдә, дәүләт учреждениеләрендә, оешмаларда даими физкультминуткаларны гамәлгә кертү турында тәкъдим иттем”, – дип билгеләп үткән ул.
Аның әйтүенчә, мондый тәнәфесләр махсус җиһазлар яки эштән аерылуны таләп итмәячәк. Физик күнегүләрне турыдан-туры эш урынында уздыру күздә тотыла.

Хәмитов сүзләренә караганда, бу җәһәттән эш бирүчеләргә Сәламәтлек саклау, Хезмәт һәм социаль яклау министрлыклары катнашында методик рекомендацияләр эшләргә мөмкин. Шулай ук Россиянең берничә төбәгендә пилот проектларын эшләтеп җибәрү мөмкинлеге дә карала.

“Физик күнегүләргә тәнәфес ясау кайбер оешмаларда нәтиҗәле булуын раслаган да инде: алар хезмәткәрләрнең кәефен яхшырта, эшкә сәләтен арттыра, һөнәри авыруларны булдырмауга ярдәм итә”, – дип басым ясап әйткән Хәмитов.

Ул күпләрнең, аеруча эшкә сәләтле яшьтәгеләрнең аз хәрәкәтләнүен искәрткән. Озак вакыт дәвамында утырып эшләү җитди авыруларга китерергә мөмкин, дип билгеләп үткән ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре