Газетага язылу

Эштә Яңа елга бирелгән нинди бүләкләрнең ришвәт булып саналуын аңлаттылар

Дәүләт оешмаларында җитәкчеләргә 3 мең сумнан кыйммәтрәк бүләк бирергә ярамый. Юкса ришвәт булып саналачак бу. Шулай ук хезмәттәшләргә дә кыйммәтле бүләкләр тапшырмау хәерле: хокук саклау органнары игътибарына эләгү куркынычы юк түгел чөнки. Адвокат Дмитрий Аграновский «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

«Россия Гражданлык кодексының 575 статьясында билгеләнгәнчә, дәүләт хезмәткәрләренә 3 мең сумга кадәрге бүләк бирергә мөмкин. Әмма бу бүләк җавап гамәлен күздә тотса, аны ришвәт дип санарга була. Шуңа күрә, бүләк сайлаганда, игътибарлы булырга кирәк», – дип аңлаткан белгеч. 

Шул ук вакытта Аграновский басым ясап әйткәнчә, бәясе 3 мең сумнан кимрәк бүләк тә, җавап гамәлен күздә тотса,  ришвәт булып санала.

Шәхси компанияләрдә чикләүләр кимрәк. Әмма  җитәкчегә бик кыйммәтле бүләк бирелгән очракта, шикләнү пәйда булырга мөмкин.

«Чит кешегә кыйммәтле бүләк бирү һәрвакыт шик тудыра. Иң мөһиме – бүләк түгел, ә игътибар, дип юкка гына әйтмиләр», – дип йомгак ясаган сүзенә агентлык хәбәрчесенең әңгәмәдәше.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре