Дәүләт Думасы эт кемнедер талап үтергән очракта хуҗасына җинаять җаваплылыгын кертүне планлаштыра. Бу хакта “Известия” яза. “Бердәм Россия” партиясе депутатлары Экология, табигать ресурслары һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты рәисе урынбасары Владимир Бурматов белән тиешле закон проектына төзәтмәләр әзерләгән.
Шулай итеп, Россия Җинаять кодексының 4 статьясына (“Йорт хайваннары белән эш итү таләпләрен бозу аркасында саксызлык белән үлемгә китерү”) үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә. Проект кабул ителгән очракта, моның өчен иң зур җәза чарасы 3 елга иректән мәхрүм итү булачак. Хәзер исә әлеге статья буенча иң зур җәза чарасы – ике елга кадәр төзәтү эшләре яки ике елга кадәр ирекне чикләү.
Закон проекты Россиядә этләрнең кешеләргә ташлану очраклары ешаю сәбәпле эшләнгән. Бурматов әйтүенчә, бу саксызлык белән кеше үтерү буларак бәяләнсә дә, этләр хуҗаларына аерым җаваплылык каралмаган әле.
Моннан тыш депутат КоАПка төзәтмәләр кертү буенча тагын бер закон проектының әзерләнүе турында белдергән. Депутат аларда этне үзен генә урамга чыгарып җибәргән өчен штраф күләмен 50 мең сумга кадәр җиткерүнең күздә тотылуын белдергән. Хәзерге вакытта физик затлар өчен аның күләме 1,5 меңнән 3 мең сумга кадәр тәшкил итә. Юридик затларга исә –15 меңнән 30 мең сумга кадәр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез