Этләр талап үтергән хатынның ире белән кызын федераль каналдагы ток-шоуга чакырганнар

Һәлак булган Жанна Хөсәнованың якыннары гаеплеләргә карата тиешле җәза бирүгә ирешәчәкләрен белдергән.

Шушы араларда бер федераль каналдагы ток-шоуда узган шимбәдә этләр талап үтергән Жанна Хөсәенованың ире һәм кызы төп геройларга әйләнәчәк. Бу хакта “KazanFirst” яза.
Программаның тәгаен нәрсә турында булачагы әлегә билгесез. Шунысы гына мәгълүм: фаҗига ачысын кичерүче гаилә Жаннаның үлеменә гаепле кешеләрнең тиешле җәзасын алулары өчен тырышачак. Моннан тыш, һәлак булган хатын-кызның якыннары әйтүенчә, студиядәге тамашачылар һәм экспертлар зыян күргән якны тулысынча хуплап, эт көтүенә бәйле вазгыятькә нык нәфрәтләнгән.

Исегезгә төшерәбез: узган шимбәдә – 9 ноябрь иртәсендә Казан янындагы Самосырово бистәсендә котчыкмалы фаҗига булган. Эшкә барганда 49 яшьлек хатын-кызга эт көтүе ябырылган. Аның эт талаган мәете кичен кырда табылган. Биредә яшәүчеләр бөтен гаепне промбаза территориясендә бик күп этләр ияләштергән директордан күрә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре