Газетага язылу

Евгений Варакин Югары Ослан районы башлыгы итеп сайланды

Югары Осланда Депутатлар советының илле беренче утырышы булды. Анда төп мәсьәлә – муниципалитет башлыгын сайлау мәсьәләсе каралды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов катнашты. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.

Халык сайланучылары башлык вазифасына бертавыштан Евгений Варакинны сайлады.

«Белдергән ышанычыгыз өчен барыгызга да рәхмәт әйтәсем килә. Бергәләп барлык идеяләребезне тормышка ашыра, районыбызны тагын да яхшырак итә алачакбыз, дип ышанам», - диде ул.

Варакинны вазифага билгеләнүе белән республика Хөкүмәте исеменнән Роман Шәйхетдинов котлады.

«Бу вакыйга яңа казанышларга ирешүдә һәм территориянең тормышын яхшыртуда мөһим этап булачак», - дип саный ТР Премьер-министры урынбасары.

Евгений Варакин ике ел дәвамында ТР вице-премьеры вазифасында Луганск Халык Республикасының Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә тыныч тормышны торгызу белән шөгыльләнде. Быел июньдә Югары Ослан районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы, ә июльдә тулы канлы җитәкчесе итеп билгеләнде.

Материал Сергей Толмацкий катнашында әзерләнде

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре