Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Быел Казанда бистә һәм бакча ширкәтләренә керү юлларын ремонтлау эшен дәвам иттерергә җыеналар. Шәһәрнең 30 бистәсендә гомуми озынлыгы 40 чакрымнан артык булган 85 юл төзекләндерелер дип көтелә. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.
Дөньяның 99 иле, Россиянең 75 төбәге һәм Казан мәйданы. Татарстан башкаласында «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII халыкара икътисадый форум узды.
Казанда җәй көне 200 лагерь эшләячәк. Мәктәп яны лагерьларында беренче смена 28 майдан, шәһәр яны лагерьларында 31 майдан ачылыр дип көтелә. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Дмитрий Хвостиков сөйләде.
Рэпер Альберт Нурминскийның гаиләсе ишәйгән – аның кызы туган.
Атна саен авылга кайтып йөрим. Әмма юл буендагы саргаеп утырган агачларга эчем поша.
Кибеттә йөргәндә, ризык составына күз салып, химиядән генә тора икән, дип авыр сулап кайган чакларыбыз еш була. Чыннан да шулаймы бу? Азык-төлек технологы Нина Сәлахова бу мәсьәләгә берникадәр ачыклык кертте.
Яз килеп, җәйгә авышкан вакытта табигать белән бергә кешеләр дә җанлана, яшәрә башлый. Хәтерләсәгез, көзен без төшенкелек турында сөйләшкән идек. Алтын чорда кешенең рухи дөньясы, табигать ритмнарына яраклашып, кышка әзерләнсә, яз безгә бөтенләй башкача тәэсир итә. Аралашасы, дөньяга, кешеләргә ачыласы килә башлый. Монысы нәрсә дигән сүз? Күңел ачылуның нинди тискәре яклары бар?
Казанда өченче республикакүләм «Акыллы уеннар» балалар өстәл уеннары чемпионаты узды. Анда республиканың 150 балалар бакчасыннан 350 бала, аларның педагоглары һәм әти-әниләре катнашты. Тантаналы ачылышта катнашучыларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов сәламләде.
Фикер өстәү
Фикерегез