Газетага язылу

Фальков: «Югары уку йортларындагы барлык укыту программаларына ясалма фәһем кертеләчәк»

2027 елдан югары уку йортларының барлык программаларына ясалма интеллект буенча модульләр кертү планлаштырыла.

Бу хакта РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков хәбәр итте, дип яза "Российская газета".

"Ясалма фәһем буенча модульләр мең ярымга якын белем бирү программаларына кертелгән, ә 2027 елдан барлык югары белем бирү программаларын колачлаячак", - дип аңлатты министр 14 октябрьдә Федерация Советындагы хөкүмәт сәгатендә.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Халыкара яшьләр фестивалендә Фальков Россия югары уку йортлары ясалма фәһем белән бәйле рәвештә укыту программаларын төзәтергә тиеш, ә студентларга уку вакытының бер өлешен нәкъ менә шушы тема белән эшләүгә багышларга киңәш ителә, дип белдергән иде инде. "Заманча университет эшенең төп юнәлешләре ясалма фәһем белән тыгыз бәйләнгән. Теләсә кайсы программада 2027 елдан без моны тулы күләмдә тәэмин итәчәкбез дип саныйбыз", - диде Фальков.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре