Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков Россия венчур форумының пленар утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны мактады.
“Без аның белән күп аралашабыз, һәм мин аның чын күңелдән студентларга, яшьләргә, университетларга ышануын күрәм», – диде Фальков Миңнеханов турында.
Аның әйтүенчә, Татарстан Рәисе – комплекслы икътисадны аңлаучы, аның ничек төзелүен һәм ничек үсеш алуын белүче төбәк җитәкчеләренең берсе.
“Андый кешеләргә (Рөстәм Миңнеханов кебек) таянып, без үз вакытында, безгә калса, әһәмиятле проектны – Университет технологик эшмәкәрлеге платформасын эшләтеп җибәрдек”, – дип йомгаклады Фальков.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез