Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков “Университет технологик эшкуарлыгы платформасы” федераль проектының уңышлары турында сөйләде. Ул Казанда узучы Россия венчур форумының пленар утырышында чыгыш ясады.
Аның әйтүенчә, 2020-2021 елларда илдә идеяләре булган кешеләргә үзләрен күрсәтү, теләкләрен чынга ашыру мөмкинлеге бирелде. “Бүген әлеге инфраструктура бар. Бу – зур уңыш, минемчә. Бу – безнең илдәге югары белем бирү системасының үзенчәлеге. Һәр илдә дә андый нәрсә юк. Моны сакларга кирәк!” – диде Валерий Фольков.
Россиядә “Университет технологик эшкуарлыгы платформасы” проекты ярдәмендә яшь акыл ияләренә технологик эшкуарлык өлкәсендә үзләрен сынап карау мөмкинлеге бирелә.
“Аңлашыла ки, кемдер алга барачак һәм уңышка ирешәчәк, кемдер өметен өзәчәк, без барыбыз да университетка укырга дип киләбез. Әмма иң мөһиме, без шушы еллар эчендә булдырган инфраструктура бар. Чынлыкта 2022 елдан 2025 елга кадәр бик аз вакыт узды. Ягъни, без бу эшчәнлекне дүртенче ел гына алып барабыз. Бүген теге яки бу рәвештә җәлеп ителгән кешеләр саны – 793 мең һәм без моның белән горурланабыз”, – диде министр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез