Бер карт гомер буе үз башына төшкән борчу-хәсрәтен, мәшәкатьләрен санап яшәгән. Сөйли башласа, башыннан үткәннәрне түкми-чәчми тезеп, зарланып туя алмаган.
Бу тормышта күргән борчу-хәсрәтләрнең берсе дә истән чыкмасын дип, аларны махсус дәфтәргә дә теркәп барган. «Ходай Тәгалә каршына баскач, башымнан кичкән шушы хәсрәтләр турында түкми-чәчми сөйләп бирермен дә, фанилыктагы бәхетсезлегем өчен теге дөньяда җәннәткә эләгермен», – дип өметләнгән ул.
Бакыйлыкка күчәр көн озак көттермәгән. Ходай Тәгалә картны үз каршына бастырган да: «Фани дөньяда нинди шатлыклар кичердең? Нинди бәхетле көннәрең булды? Җәннәттә яши белерсеңме икән, алардан чыгып, шуны ачыклыйсым килә», – дигән. Карт аптырап калган. Гомер буе үз башына төшкән борчу-хәсрәт, мәшәкатен генә санап яшәгән карт бер генә шатлык, бәхетен дә исенә төшерә алмаган. Тормышта караны гына түгел, акны да күреп яши белергә кирәк шул!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез