Газетага язылу

Фәрид Абдулганиев «Россия-Һиндстан: төбәкара партнерлык» күргәзмәсен карады

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев бүген «Тайм» II Россия-Һиндстан бизнес-форумы кысаларында Казан уникаль осталык үзәгендә ачылган «Россия-Һиндстан: төбәкара партнерлык» күргәзмәсе белән танышты. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Экспозиция 65 күргәзмә стендын үз эченә ала, анда 97 компания үз продукциясен тәкъдим иткән: Һиндстаннан 29 (Һиндстан ярминкәсен дә кертеп) һәм Россиядән 68 (татар ярминкәсен дә кертеп).

Күргәзмә 12 зонага бүленә: мастер-класслар, Татарстан Республикасы, ярминкә, финанс секторы, кадрлар ярминкәсе, В2В, лаундж-зона, спорт зонасы, Һиндстан һәм Россия компанияләре, медицина, мәгариф, авыл хуҗалыгы.

Татарстан кәсепләре зонасында традицион һөнәрләр, нәфис керамика, бизәнү әйберләре һәм баш киеме, камчы әйберләре җитештерү белән танышырга мөмкин.

Медицина һәм сәламәтләндерү, медиа һәм сәнгать, чәй индустриясе, азык-төлек, косметика җитештерү, мәгариф һәм җиңел сәнәгать белән шөгыльләнүче Россия-Һиндстан компанияләренә аерым зона бүлеп бирелгән. Һинд ярминкәсендә Һиндстаннан 14 компания эшли. Спорт зонасы крикет һәм шахматтан тора.

Күргәзмә ике көн – 15 һәм 16 октябрьдә эшләячәк. «ТАЙМ» II Россия-Һиндстан бизнес-форумы Казанда 14-17 октябрьдә уза. Чара Россия һәм Һиндстан регионнары арасында сәүдә-икътисади, инвестицион, фәнни-техник һәм гуманитар хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлдерелгән.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре