Бүген Дәүләт Советында районнарындагы суд участокларына билгеләнгән җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшырдылар. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан хезмәт таныклыкларын 22 җәмәгать судьясы алды.
Парламент җитәкчесе аларны җаваплы вазыйфага сайланулары белән котлады һәм республика җәмәгать судьялыгының законлылыкны тәэмин итү буенча гаять зур эш башкаруын ассызыклады. «Җәмәгать юстициясе гадел хөкем итүнең ышанычлы коралына әверелде, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Җәмәгать судлары гомуми юрисдикция судларында каралган барлык бәхәсләрнең 80%ка якынын тикшерә. 2024 елның беренче яртысында гына да республиканың җәмәгать судьялары тарафыннан 420 меңнән артык эш һәм материал каралды».
 Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, заманча таләпләргә җавап бирә торган матди-техник тәэмин итү гадел хөкем итүне гамәлгә ашыруның мөһим шартларының берсе булып тора. «Татарстан Республикасында юстицияне үстерү» республика программасын гамәлгә ашыруга ел саен республика бюджетыннан 800 млн сумнан артык акча бүленә. 2022-2024 елларда Казан, Алабуга, Чистай, Азнакай, Мамадыш шәһәрләрендә җәмәгать судьялары биналарына капиталь ремонт эшләре төгәлләнгән, 8 объектта ремонт ясалган.
Парламент Рәисе гаилә никахларын өзүгә бәйле эшләрне карауның аерым игътибар таләп итүен билгеләп үтте. Мондый эшләрнең 80% ка якыны җәмәгать судьялары карарлары белән рәсмиләштерелә. «Татарстанда аерылышулар саны 7% ка кимесә дә, бу мәсьәлә борчу тудыра, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Аерылышулар санын киметү максатыннан федераль кануннарга никахны өзгән өчен дәүләт пошлинасын һәр ир яисә хатыннан 5 мең сумга кадәр арттыруга кагылышлы үзгәрешләр кертелде. Әмма бу гына җитми, гаиләләр белән мөмкин кадәр активрак эшләргә, бигрәк тә балигъ булмаган балалары булган парларга ир белән хатынны татулаштыру чараларына, гаилә белгечләре консультацияләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Якларның читтән торып катнашуын мөмкин булганча киметергә, ир белән хатынның шәхси катнашуына өстенлек бирергә. Һәм мондый эшләрдә бик күп нәрсә суд хокукыннан файдалану практикасына, сезнең яктан осталыкка һәм җаваплылыкка бәйле».
Республика Югары Суды рәисе Азат Гыйльметдинов һәм Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин җәмәгать судьяларына һөнәри эшчәнлекләрендә уңышлар теләделәр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез