Кемгә рәхмәт, кемгә шелтә. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Апас районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча узган зона семинарында катнашты.
Парламент җитәкчесе эш сәфәрен Апаста теплица хуҗалыгыннан башлады. Эшмәкәр Лилия Зәйнуллина биредә яшелчәләр һәм ябык туфракта берьеллык чәчәкләр үстерү белән шөгыльләнәләр. Авыл хуҗалыгы җирләренең гомуми мәйданы – 6,5 гектар, шуның яртысы диярлек – ябык туфрак.
– Беренче теплицаны 15 ел элек төзедек. 13 сутый җирдә кыяр үстерә башладык. Бер елдан эшне киңәйтергә керештек – 1 гектар мәйданда теплица төзедек. Хәзер Апаста 2,5 гектарлы теплицабыз бар, – ди хуҗалык җитәкчесе Лилия Зәйнуллина. Кыяр, помидорны Казанга алып килеп сатсалар, чәчәкләрне Ульяновск, Димитровград, Төмән кебек шәһәрләргә дә озаталар икән.
Теплица хуҗалыгы узган ел 900,7 тонна продукция, шул исәптән 330 тонна кыяр һәм 571 тонна помидор җитештергән. Уңыш бер квадрат метрдан 27,4 килограмм кыяр һәм 17,8 килограмм помидор тәшкил иткән. 4,1 миллионнан артык лалә, 2 миллионнан артык берьеллык чәчәк, 100 мең яшелчә үсентесе сатканнар.
Мәдәният йортында узган семинарда исә Фәрит Мөхәммәтшин республикада авыл хуҗалыгы территорияләрен үстерү һәм сала халкына ярдәм итү җәһәтеннән зур игътибар булуын әйтте, Татарстанның аграр тармактагы уңышларын атап үтте, федераль һәм Татарстанда тормышка ашырыла торган программаларның барлыгына басым ясады. Алардан актив рәвештә файдаланырга да кушты.
– Никадәр республика һәм федераль ярдәм чаралары – субсидияләр, ташламалар, кредитлар бар! Берәүләр алардан файдалана, ә икенчеләр бар дип тә белми. Алар бит бик яхшы этәргеч булып тора. Ничек алардан файдаланмаска ди? Мондый мөмкинлекләргә игътибар бирмәгән районнар белән эш алып барырга кирәк. Мөгезле эре терлек санын киметү белән берничек тә килешә алмыйбыз, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Ничек кенә булмасын, мөгезле эре терлек санын саклап калу сездән тора. Программалар ярдәмендә вазгыятьне дөресләү мөмкинлеге бар, әмма сез берни дә эшләмисез. Акча да каралган, ә без сезне программалардан файдаланырга үгетлибез.
Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров үз чыгышында авылда эшкуарлыкны, кече һәм урта агробизнесны үстерү мәсьәләләренә анализ ясады. Аның сүзләренә караганда, 2023 елда «Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасын гамәлгә ашыруга 17,7 млрд сум акча юнәлтелгән. Кече формаларны үстерүгә 2023 елда 2,4 млрд сум бүлеп бирелгән. Шул ук вакытта кече формалар белән 128,1 млрд сумлык 44,3% авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. Шәхси хуҗалыкларда тулаем җитештерү күләме буенча республика Россия буенча икенче урында тора.
Мондый очрашулар 23, 27, 30 май көннәрендә Балтач, Баулы һәм Әгерҗе районнарында үтәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез