Газетага язылу

Фәрит Мөхәммәтшин Әзһәр Шакировка "Дуслык" орденын тапшырды

Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, татар театр сәнгате легендасы Әзһәр Шакировка 85 яшь тулуга багышланган юбилей кичәсе узды. Республика җитәкчелеге исеменнән юбилярны истәлекле дата белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

“Бу – гадәти генә туган көн, чираттагы тормыш баскычы гына түгел, ә Сезнең күпсанлы тугры тамашачыларыгыз өчен онытылмас вакыйга”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин мәшһүр актер Әзһәр Шакировка мөрәҗәгать итеп, - Сез – халкыбызның иң танылган һәм яраткан артистларының берсе, ә бай иҗат һәм тормыш юлыгыз – табигать биргән олы талантка, татар театр сәнгатенә, гомумән алганда, татар халкына тугрылык билгесе”.

Фәрит Мөхәммәтшин тәбрикләү сүзендә актерның татар театрында алтмыш ел эшләү дәверендә милли сәнгатькә керткән зур өлешен ассызыклады. Парламент җитәкчесе әйтүенчә, бу дәвердә төрле авторлар әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә 120гә якын образ иҗат ителгән, һәрберсе татар театр сәнгате тарихы битләрендә күренекле урын алып тора.

Әзһәр Шакиров Таҗи Гыйззәтнең «Чаткылар»ында Рамай, Вильям Шекспирның «Чамасына күрә чарасы»ндагы Анджело, Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар»ында Надир Мәхдүм, Александр Островскийның «Бирнәсез кыз»ында Паратов, Илгиз Зәйниевның «Бабайлар чуагы»нда Фуат Дамирович, Галиәсгар Камалның «Банкрот»ында Доктор һәм башка бик күп рольләр башкара һәм халык мәхәббәтен яулый.

Бүген Фәрит Мөхәммәтшин сәнгатьне үстерүгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен Әзһәр Шакировка Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге - «Дуслык» орденын тапшырды.

Парламент җитәкчесе шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең юбилярга юллаган котлау сүзләрен җиткерде.
Әзһәр Шакиров 1998 елда Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе була, 2010 елда «Фидакарь хезмәт өчен» медале, 2015 елда «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орденына, 2024 елда «Намус һәм дәрәҗә» номинациясендә «Тантана» театр премиясенә лаек була.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре