Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында «Балалар илне сурәтли» дигән бәйгегә йомгак ясадылар. Быел аңа бөтен республикадан меңгә якын эш килгән. Алар дүрт темага багышланган: «Россиядә Гаилә елы», «Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы», «Имин юллар» һәм «Мин – патриот». Соңгы категориядә җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин бүләкләде.
«Бүгенге конкурс бик мөһим, чөнки без яшьләребезгә тәрбия бирү процессын колачлыйбыз. Балаларның рәсемнәрендә үз Ватанын һәм гаиләсен ярату кебек темалар чагыла. Нәтиҗәләр ясалды, бүләкләр тапшырылды. Педагоглар һәм балаларның әти-әниләре белән бергә шатландык һәм бер-беребез алдында ачык булдык. Үз илебезгә тугры булган шундый талантлы балалар белән без киләчәгебезгә ышанабыз», – дип белдерде журналистлар белән әңгәмәдә Мөхәммәтшин.
Ул искәрткәнчә, Татарстанда яшь талантларга төрле юнәлешләрдә ярдәм итү өчен барлык шартлар да тудырылган.
Бүләкләүләр арасындагы тәнәфесләрдә балалар өчен милли җырлар, биюләр һәм оригиналь номерлар белән концерт оештырылды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез