Фәрит Мөхәммәтшин: «Барлык күрсәткечләр буенча да бу сайлау кампаниясе үрнәк булды»

Татарстанда сайлаулар оешкан төстә, бернинди җитди хокук бозуларсыз узды, килүчеләр саны шактый югары булды. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламенты президиумы утырышында белдерде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.

«Барлык күрсәткечләр буенча да бу сайлау кампаниясе үрнәк булды. Сайлауга килүчеләр саны да бик яхшы. Республикабызның барлык торак пунктларында, шәһәрләрендә диярлек Рөстәм Миңнеханов өчен шактый күп халык тавыш бирде. Сайлаучыларның 88 проценты аның курсын, эшчәнлеген хуплаган. Бер генә муниципаль районда да, бер генә шәһәрдә дә сайлау участокларында хокук бозу очраклары булмады», - диде ул.

Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, республика Рәисе сайлауларында катнашучылар саны 75,9 процент тәшкил иткән. Татарстан төбәк җитәкчеләрен сайлауга килү буенча Россиядә лидер булды, диде ул.

«Татарстанда үсеш, күп кенә социаль бурычларны хәл итү дәвам итәчәк. Һәм без барыбыз бергә алга таба да килешеп эшләячәкбез», - дип ассызыклады ул.

Парламент спикеры искәрткәнчә, Бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, Татарстанда, ТР Рәисен сайлаудан тыш, шулай ук 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайлаулар узды. Моннан тыш, 18нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узды. Анда үз-үзен тәкъдим итүче Андрей Фомичев җиңү яулады.

«Безгә җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатлары актив һәм җаваплы кешеләрнең булуы мөһим иде. Һәм республиканың барлык районнарында диярлек абсолют күпчелекне «Бердәм Россия» вәкилләре алды. Бу безнең өчен дә зур имтихан булды», – диде ул.

Мөхәммәтшин сайлаучыларга сайлауларда катнашулары һәм кандидатларга ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт белдерде. «Без наказларны, сайлаучылар күтәргән мәсьәләләрне уңышлы тормышка ашыруга юнәлдереләчәкбез», - дип ышандырды ул.

Дәүләт Советы Рәисе сүзләренчә, сайлаучыларның барлык тәкъдимнәре дә «Татарстанның алга таба үсешенә юнәлеш булдыру» өчен анализланачак.

«Сайлау нәтиҗәләре халыкның Татарстан командасына, дәүләт һәм муниципаль хакимияткә зур ышанычын күрсәтте», – дип йомгаклады ул.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев билгеләп үткәнчә, Татарстанда барлык сайлаулар да узган дип танылды.

«Бүген иртән ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышында ТР Рәисен сайлау нәтиҗәләрен карады, аларны узган һәм дөрес дип тану турында карар кабул итте. Комиссия әгъзалары Татарстан Республикасы Рәисен сайлау турындагы йомгаклау беркетмәсенә имза куйды», – дип сөйләде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Голосование Миңнеханов рәис минниханов Раис сайлау2025 выборы2025 выборы единый день Рөстәм Миңнеханов сайлау

Көн хәбәре