Бүген Казанда «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге сәяси Советы Президиумының йомгаклау утырышы узды. Анда «Бердәм Россия»леләр депутатлар фракциясенең республика парламентындагы эшенә, Башкарма комитетның 2024 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясадылар, шулай ук киләсе елга планнарны билгеләделәр.
Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
 Утырышны ачып, Фәрит Мөхәммәтшин партия тормышындагы төп вакыйгалар турында сөйләде. Парламент җитәкчесе искәрткәнчә, Татарстан делегациясе 14 декабрьдә Мәскәүдә партиянең XXII съездында катнашты. Съездда Россия Президенты Владимир Путин ил үсешенең төп юнәлешләрен билгеләде һәм аларны гамәлгә ашыруда партиянең ролен ассызыклады.
«Президент ил алдында торган бурычлар нигезендә партиянең «Халык программасын» яңартуны мөһим дип саный. Ул шулай ук гражданнарга социаль ярдәмне арттыру, икътисадны үстерү һәм дәүләтнең оборона сәләтен ныгыту зарурлыгын билгеләп үтте», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Фәрит Мөхәммәтшин 2024 елның 8 сентябрендә узган җиденче чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлауда башкарган эшләре өчен партия активына рәхмәт белдерде. Сайлау кампаниясе барышында «Бердәм Россия» 76% тавыш җыйды, ә бу партия исемлекләре һәм бер мандатлы округлар буенча 86 кеше. «Мондый күрсәткеч юк иде әле, бу уникаль җиңү, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Бу безнең гражданнарыбызның, сайлаучыларыбызның, республика халкының, безнең партиягә һәм сезгә карата гаять зур ышанычы. Алар безне хупладылар, безгә ышандылар, һәм безнең бурыч – Татарстан Республикасы сайлаучыларының югары ышанычын аклау».
 Фәрит Мөхәммәтшин партиядәшләренә мөрәҗәгать итеп, аларны муниципаль районнардагы урыннарда эшне көчәйтергә өндәде. «Фракция эшчәнлеген карагыз. Кешеләрнең ихтыяҗларына, актуаль мәсьәләләргә таянып, аны активлаштырыгыз. Шул вакытта без бу югары ышанычны акларбыз. Барлык шәһәр һәм район җирле хакимият органнарында муниципалитетлар халкы белән актив эш алып барылырга тиеш», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Дәүләт Советында «Бердәм Россия» депутатлар фракциясе эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы доклад белән партиянең төбәк бүлеге Секретаре урынбасары, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов чыгыш ясады. «Җиденче чакырылыш Дәүләт Советына көзге сайлаулар нәтиҗәсендә без фракция төзи алдык, аңа «Бердәм Россия» исемлеге буенча 79 депутат керде, – дип билгеләп үтте Юрий Камалтынов. – Шулай итеп, партия Дәүләт Советында чираттагы мәртәбә абсолют күпчелекне җыйды, бу исә күп кенә мәсьәләләрне җаваплырак, нәтиҗәлерәк һәм оперативрак хәл итәргә мөмкинлек бирә”.
Юрий Камалтынов билгеләп үткәнчә, фракция составында «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе оештырылган, моннан тыш, фракция тарафыннан «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме белән хезмәттәшлек турында Килешү имзаланган. Хисап чорында фракция тарафыннан 5 утырыш уздырылды, 25 мәсьәлә каралган. Дәүләт Советына «Бердәм Россия» фракциясе вәкилләре тарафыннан 30дан артык закон проекты кертелгән.
Бүген политсовет президиумында катнашучылар 2025 елга эш планын расладылар һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк оешмасының иң яхшы башлангыч бүлеге республика конкурсына йомгак ясадылар. Утырыш азагында Фәрит Мөхәммәтшин Рәхмәт хатлары тапшырды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез