Фәрит Мөхәммәтшин: «Без барыбыз да халыкка хезмәт итәбез»

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия матбугат көне уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада журналистиканы парламент белән чагыштырды. “Без барыбыз да халыкка хезмәт итәбез”, – диде парламент җитәкчесе.

Бәйрәм чарасы ДОСААФ бинасында узды. Фәрит Мөхәммәтшин залда утыручы журналистларга мөрәҗәгать итеп, бүгенге тормышны массакүләм матбугат чараларыннан башка күз алдына китереп булмавын әйтте.

“Сезнең оперативлыгыгыз һәм җәмәгатьчелеккә җиткерү өчен материаллар әзерләгәндә җаваплылык хисегездән башка тормышны күз алдына да китерә алмыйбыз. Татарстанның журналистика корпусы бик әзерлекле һәм хәзерге кебек катлаулы шартларда килеп туган авыр мәсьәләләрне хәл итәргә сәләтле”, – диде Дәүләт Советы Рәисе.

Ул журналистиканы парламент белән дә чагыштырды. “Алар икесе дә охшаш. Бөтен җирдә төрле уйлар, фикер йөртүләр бар, әмма беренче чиратта – җаваплылык. Без республика җитәкчелеге белән барыбыз бергә Татарстанның күпмилләтле халкына хезмәт итәбез. Иң мөһиме, безнең иң зур байлыгыбыз – ул тынычлык, татулык һәм дуслык”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Чараны үткәрү урыны да очраклы гына түгел. Быел илебез Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп уза. Россиядә һәм Татарстанда 2025 ел – Ватанны саклаучылар елы дип тә игълан ителде. Әлеге темаларга аерым игътибар бирелергә тиеш, дип билгеләп үтте Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев. “Безне зур эш көтә, шул исәптән патриотик тәрбия юнәлешендә дә. Чын геройлар турында бик күп тарихлар сөйлисебез бар”, – диде ул.

Тантаналы чарада журналистларга бүләкләр дә тапшырдылар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре