Газетага язылу

Фәрит Мөхәммәтшин: «Безнең илдә һәм республикада гаилә традицияләре бик көчле»

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТНВдагы телемарафонда гаилә елына йомгак ясады. Парламент җитәкчесе сүзләренчә, Гаилә елы тәмамланса да, республикада гаиләләргә ярдәм күрсәтү дәвам итә.

- Безнең илдә һәм республикада гаилә традицияләре бик көчле. Гаилә — җәмгыять нигезе, өй җылысы, ярдәм һәм үзара ышаныч, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент рәисе сүзләренчә, шәхес буларак кеше гаиләдә формалаша башлый.

Саннарга килгәндә, хәзерге вакытта Татарстанда 480 мең балалы гаиләләр яши. Аларның 55 меңнән артыгы - күпбалалы.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре