Фәрит Мөхәммәтшин: «Безнең иң зур байлыгыбыз ул – тынычлык, татулык һәм дуслык»

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия матбугат көне уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада журналистиканы парламент эше белән чагыштырды. «Без барыбыз да халыкка хезмәт итәбез», – диде ул.

Бәйрәм чарасы ДОСААФ бинасында узды. Фәрит Мөхәммәтшин, залда утыручы федераль һәм республика матбугат чаралары журналистларына, тармак хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп, чынбарлыкны алардан башка күз алдына да китереп булмавын әйтте.

– Татарстанда яшәүчеләр яңалыкларны нәкъ менә сездән – газеталардан, теле- һәм радиотапшырулардан, интернет-басмалардан белә. Сездән башка, мәгълүмат җиткергәндә җаваплылыгыгыз һәм тизлегегездән башка бүгенге тормышны күз алдына да китереп булмый. Татарстанның журналистика корпусы бик әзерлекле һәм хәзерге кебек катлаулы шартларда республика алдында торган авыр мәсьәләләрне хәл итәргә сәләтле, – диде Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин журналистиканы парламент эше белән дә чагыштырды. «Алар икесе дә охшаш. Бөтен җирдә төрле уйларга, фикер йөртүләргә урын бар, әмма беренче чиратта – җаваплылык. Без республика җитәкчелеге белән барыбыз бергә Татарстанның күпмилләтле халкына хезмәт итәбез. Иң мөһиме, безнең иң зур байлыгыбыз ул – тынычлык, татулык һәм дуслык», – диде Фәрит Мөхәммәтшин. Форсаттан файдаланып, парламент җитәкчесе махсус хәрби операция зонасында эшләүче журналистларга да рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Чараны үткәрү урыны да очраклы түгел. Быел илебез Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп уза. Россиядә һәм Татарстанда 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип тә игълан ителде. Әлеге темаларга аерым игътибар бирелергә тиешлеген билгеләп үтте Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев. «Безне зур эш көтә, шул исәптән патриотик тәрбия юнәлешендә дә. Чын геройлар турында бик күп тарихлар сөйлисебез бар», – диде ул.

Журналистлар белән очрашыр алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин махсус хәрби операциядә шәхсән катнашкан журналистлар һәм аларның гаилә әгъзаларына багышланган күргәзмәне, ДОСААФ музеен карады. СВО башлангач, республикадан 28 каләм әһеле Ватанны сакларга киткән, аларның 6сы һәлак булган.

Бәйрәм кысасында «Татмедиа» һәм КФУ арасында республиканың журналистика тармагына кадрлар әзерләүгә бәйле килешү төзелде. Тантаналы чарада журналистларга бүләкләр дә тапшырдылар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре