Газетага язылу

Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советы Рәисе вазифасыннан китүе турында белдерде

Бүген – Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унтугызынчы утырышында Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге вазифадан китүе турында хәбәр итте. «Мин Дәүләт Советы депутаты һәм Рәисе вазифасын вакытыннан алда туктату турында карар кабул иттем. Бу карар уйланылган. Сәясәттә дә, башка өлкәдәге кебек үк, дәвамлылык булырга тиеш», - диде ул утырышта.

Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советы Рәисе вазифасыннан китүе турында белдерде

Билгеле булганча, 2025 елның мартында Татарстан Дәүләт Советына, шулай ук Фәрит Мөхәммәтшинның Дәүләт Советы Рәисе вазыйфасында эшләвенә 30 ел тулды. Россиядә мондый сәяси һәм парламент эшчәнлеге стажы булган кешеләр күп түгел. Өч дистә елдан артык вакыт дәверендә башкарылган эшләрне янә бер кат күз уңыннан уздыру өчен, узган ел газетабызда чыккан Фәрит Мөхәммәтшин белән әңгәмәдән өземтәләрне тәкъдим итәбез.

– Фәрит Хәйруллович, һичшиксез, Дәүләт Советының утыз еллыгы –Татарстанның иҗтимагый-сәяси тормышында мөһим вакыйга. Ә бу дата шәхсән Сезнең өчен, 30 елдан артык Татарстан парламенты җитәкчесе булып торган кеше өчен, нәрсәне аңлата?

– Барыннан да элек, бу вакыйга Татарстан парламентаризмының гасырлар буе дәвам иткән тарихында мөһим этап булып тора. Узган утыз ел эчендә республиканың яңа тарихы язылды, хәзерге республика законнарына нигез салынды, Татарстанның социаль-икътисадый уңышларының, милләтара һәм динара тынычлык һәм татулыкның, республиканың күпмилләтле халкының бердәмлегенең хокукый каркасы формалашты.

Әлбәттә, боларның барысы да Татарстан АССР Югары Советы (1938–1995 еллар), ә аңа кадәр Татарстан АССРның эшче, крестьян һәм кызылармеец депутатлары советларының Үзәк Башкарма комитеты (1920–1938 еллар) салган ныклы хокукый нигез нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Нәкъ менә 1990 нчы елларда Минтимер Шәймиев (1990 елда – ТАССР Югары Советы Рәисе, 1991 елда – Татарстанның беренче Президенты, хәзерге вакытта – Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе) җитәкчелегендә социаль-икътисадый үсешнең үзенчәлекле, хәтта уникаль Татарстан моделе төзелә, республиканың хәзерге дәүләтчелегенең хокукый нигезләре формалаштырыла, Татарстанның Дәүләт суверенитеты турында Декларация һәм республика Конституциясе кабул ителә. Асылда без буш урында Татарстанның уңай халыкара имиджын формалаштырдык. Бүген республика турында планетаның барлык континентларында да беләләр.

1990 нчы елларда Татарстан парламентаризмының тагын бер ныклы традициясенә нигез салынды – барлык тармаклар, төрле дәрәҗәдәге  хакимият органнары бердәм команда булып килешенеп эшли башлады.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советының барлык утырышларында катнаша. Ел саен республика парламенты республика Рәисенең Дәүләт Советына Юлламасы нигезләмәләрен гамәлгә ашыру планын эшли. Депутатлар Хөкүмәт хисабы, федераль ведомстволарның территориаль бүлекләре җитәкчеләренең докладлары буенча фикер алышу кысасында актив эш алып баралар. Дәүләт Думасындагы Татарстан депутациясе, муниципаль советлардагы профильле комитетлар һәм фракцияләр белән тыгыз хезмәттәшлек җайга салынды.

Мондый бердәм, күмәк эш үз нәтиҗәләрен бирә. Иң дөрес карар бары тик бергә эзләгәндә генә табылырга мөмкин бит. Минем моңа иманым камил.

Дәүләт Советының утыз еллыгы – шәхсән минем өчен мөһим вакыйга, чөнки хезмәт биографиямнең күп өлеше депутатлык эшчәнлегенә бәйле. Депутат булып эшләү нәрсәне аңлата? Беренче чиратта, үз сайлаучыларының мәнфәгатьләрен ишеттерергә һәм законнар белән якларга, кешеләрне тыңларга һәм ишетергә, карарлар кабул иткәндә барлык гражданнарның фикерләрен исәпкә алырга, аларның ихтыярын законга кертергә. 

Әтием, фронтовик, Бөек Ватан сугышы ветераны, җаваплы партия эшләрендә эшләгән Хәйрулла Динкәй улының: «Механизмнар белән эшләргә өйрәнергә була, әмма иң кыены – кешеләр белән эшләү, аларны үз артыңнан ияртү, вакыт белән исәпләшмичә нәтиҗәле эшләү»,  – дигән сүзләрен хәтерлим. Аның күп кенә фикерләре минем тормыш кредосына әйләнде. Мин аның наказларын аклый алганмындыр дип ышанам.

– 30 ел эчендә Дәүләт Советы кабул иткән законнарның кайсыларын Сез аеруча әһәмиятле дип саныйсыз?

– Барлыгы өч дистә ел эчендә алты чакырылыш депутатлары тарафыннан ике мең ярымнан артык закон кабул ителгән, аларның өчтән бере – база законнары. Аларның икесен-өчесен аерып күрсәтүе кыен. Татарстан «пионер» булган законнарны гына атап китәм.

Татарстан ил төбәкләре арасында беренчеләрдән булып гражданнар мөрәҗәгате турында закон кабул итте. Без закон дәрәҗәсендә гражданнар һәм хезмәт коллективлары мөрәҗәгатьләре белән эшләү механизмын, аларны карау тәртибен, мөрәҗәгать итүчеләрне кабул итү регламентын, хокук бозулар өчен вазыйфаи затларның җаваплылыгын язып куйдык. Шуннан бирле республикада һәр сишәмбе – гражданнарны кабул итү көне, мөрәҗәгатьләр белән парламентарийлар да, башкарма һәм муниципаль хакимият органнары да шул режимда эшли. Узган ел гына да Дәүләт Советына 10 меңнән артык мөрәҗәгать кергән.

Әһәмиятлеләр арасында Татарстанның 2030 елга кадәрге Социаль-икътисадый үсеше стратегиясен дә атый алам, ул закон статусында кабул ителде. Авыл хуҗалыгы тармагына килгәндә, монда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме турындагы закон резонанслы булды, ул фермерлык хәрәкәтен үстерүгә яңа этәргеч бирде һәм авыл кешеләрен эш белән тәэмин итү мәсьәләсен өлешчә хәл итте.

Дәүләт Советы депутатлары конституциячел законнарның зур блогын карады. Республиканың дәүләт символлары турындагы кануннар Югары Совет тарафыннан кабул ителсә дә, нәкъ менә Дәүләт Советы Татарстан гимны текстын раслады.

Татарстан Конституциясенә дә үзгәрешләр кертелде. Аларның шактый өлеше дәүләт хакимияте органнары системасын, аларның вәкаләтләрен җайга сала торган нигезләмәләрне актуальләштерүгә, эшчәнлекне һәм аларның үзара хезмәттәшлеген координацияләүгә юнәлдерелгән иде. Моннан тыш, социаль гарантияләр киңәйтелде.

Социаль өлкә, гадәттәгечә, парламентарийларның игътибар үзәгендә. Ел саен Татарстан Дәүләт Советы социаль юнәлешле бюджет кабул итә, чыгым өлешенең 70 проценттан артыгы социаль характердагы (мәгариф, сәламәтлек саклау, ташламалар һәм субсидияләр). Бизнеска да ярдәм күрсәтелә, салым преференцияләре һәм ташламалар бирелә.

– Фәрит Хәйруллович, Дәүләт Советына 100 депутат сайлана. Фикерләрнең мондый төрлелеге вакытында парламентарийларның позицияләрен ничек «татулаштырырга» мөмкин?

– Төрле фикерләр булганда максатларның бердәмлеге – парламент эшенең сере менә шул. Беренче чакырылыштан алып бүгенге көнгә кадәр Дәүләт Советында төрле карашлар яңгырый. Мондый плюрализм парламентның көн тәртибен сизелерлек баета, билгеле булганча, хакыйкать бәхәстә туа.

Менә инде ике чакырылыш рәттән парламентта 5 партия вәкиллек ала, «Бердәм Россия» һәм КПРФ парламент фракцияләренең, «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеменең һәм хатын-кыз депутатларның «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсенең роле һәм әһәмияте сизелерлек артты, алар законнар чыгару эшчәнлегендә генә катнашып калмыйлар, үзләренең  күпсанлы социаль һәм хәйрия проектлары да бар.

10 елдан артык вакыт дәвамында «парламентта булмаган партияләргә» Дәүләт Советы трибунасыннан актуаль закон проектлары буенча фикер алышканда үз позицияләрен белдерү мөмкинлеге бирелә.

Утыз ел дәвамында Дәүләт Советы җәмгыять мәнфәгатьләрен яклаучы һәм чагылдыручы булып тора. Аның тарихи миссиясе шунда.

Фәрит Мөхәммәтшинның хезмәт юлы:

Әлмәт шәһәре газ-бензин заводы токаре (1963-1966);

«Әлмәтнефть» тресты автотранспорт конторасы шофере (1966);

Совет Армиясе сафларында хезмәт  (1966-1968);

«Әлмәтнефть» нефть чыгару идарәсенең җитештерүне автоматлаштыру цехы контроль-үлчәү приборлары слесаре  (1968-1970).

1970 еллар башыннан Әлмәт шәһәрендә партия, совет һәм хуҗалык эшендә:

1972 елның 25 августы – ВЛКСМның Әлмәт шәһәр комитеты инструкторы,

елның 25 августы-1978 елның 14 апреле – КПССның Әлмәт шәһәр комитеты сәнәгать-транспорт бүлеге инструкторы,

1978 елның 14 апреле-1980 елның 26 сентябре – Халык депутатларының Әлмәт шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары,

1980 елның 26 сентябре-1985 елның 13 сентябре  – Халык депутатларының Әлмәт шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары,

1985 елның 13 сентябре-1987 ел – КПССның Әлмәт шәһәр комитеты секретаре,

1987 елның 26 мае-1987 елның 2 декабре – КПССның Әлмәт шәһәр комитеты икенче секретаре,

1987 елның 3 декабре -1988 ел – «Әлмәтнефть» катламнар басымын саклау өчен технологик сыекча әзерләү идарәсе башлыгы,

1988 елның 22 июле-1989 елның 20 августы – Халык депутатларының Әлмәт шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе;

1980 еллар ахырыннан 1991 елга кадәр – республика Хөкүмәтендә:

1989 елның августы-1990 елның 5 феврале —ТАССР сәүдә министры,

1990 елның 5 феврале-17 декабре – КПССның Әлмәт шәһәр комитеты беренче секретаре,

1990 елның декабре- 1991 елның 5 июле  – Министрлар Советы Рәисе урынбасары;

Югары Совет  Рәисе (1991-1995):

1991 елның  5 июле – ТССР Югары Советы Рәисе,

1992  елдан 1995 елның 16 гыйнварына кадәр – Татарстан Республикасы Югары Советы Рәисе;

Татарстан Республикасы Премьер-министры (1995 елның 16 гыйнвары - 1998 елның 27 мае);

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе (1998 елның 27 маеннан 2026 елның 17 мартына кадәр).

Фикер

Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе:
– Иң катлаулы вакытта Фәрит Хәйруллович Хөкүмәтне җитәкләде, мин ул чакта финанс министры идем. Без кулга-кул тотынышып эшләдек. Һәм, әлбәттә, Премьер-министр, аннары Президент, Рәис вазифасында эшләгәндә дә мин һәрвакыт Фәрит Хәйруллович ягыннан тулы ярдәм күрдем. Шуңа күрә, Фәрит Хәйруллович, бик зур рәхмәт сезгә! Фәрит Мөхәммәтшинның абруе зур. Парламент эшчәнлегеннән тыш, ул Татарстан халыклары Ассамблеясе, партия линиясе буенча гаять зур иҗтимагый эш алып барды. Муниципалитетлар белән эшләүгә зур басым ясады.

Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе:

– 1991 елның 12 июнендә Татарстан Республикасы Президенты итеп сайлану сәбәпле, мин рәсми рәвештә, ант кабул итеп, яңа вазыйфага күчтем. 5 июльдә Югары Совет Рәисе итеп Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин сайланды, аның алдында да җаваплылыгы һич тә ким булмаган җитди карарлар кабул итү бурычы тора иде. Тормыш күрсәткәнчә, Фәрит Хәйруллович парламентлык эшчәнлеге өчен иң әзерлекле кешеләрнең берсе булып чыкты. Мәгълүм ки, ул республика парламентын тулаем 30 ел дәвамында уңышлы җитәкли. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин – илебезнең иң яхшы парламентчыларының берсе дип саныйм, ул нәкъ менә шушы вазыйфа өчен туган булгандыр дип уйлыйм. Анда кешеләрне ышандыру сәләте бик көчле, ә бу исә парламент эшендә иң мөһим сыйфат.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре