Фәрит Мөхәммәтшин: «Газпром Трансгаз Казан» – Татарстан икътисадының стратегик терәге»

Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Газпром Трансгаз Казан» ҖЧҖнең 70 еллыгына һәм һөнәри бәйрәмНефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Республика җитәкчелеге исеменнән хезмәт коллективын һәм предприятие ветераннарын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

«Сезнең миссия бик игелекле, мөһим, дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин предприятие хезмәткәрләренә һәм ветераннарына рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итеп. Сез республикага да, Татарстанда яшәүче һәр кешегә дә эшлисез. Сезнең эшегездән, газлаштырудан башка республикабызның хәзерге тормышын күз алдына китерү мөмкин түгел».

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, масштаблы газлаштыру программасы шәһәр һәм авылларның йөзен тамырдан үзгәртергә, республикада тормыш сыйфатын сизелерлек яхшыртырга мөмкинлек биргән. «Бүген «Газпром Трансгаз Казан» Татарстан икътисадының стратегик таянычы. Сезнең ярдәм белән энергетика системасы булдырылды, ул Татарстанның тотрыклы эшчәнлеген һәм куәтле күп тармаклы икътисадының уңышлы үсешен ышанычлы гарантияли», дип ассызыклады Дәүләт Советы Рәисе.

Соңгы 5 елда гына да төбәк газлаштыру программасы кысаларында 500 км га якын куәтле, гомуми суммасы 2,5 млрд сумнан артыграк булган 142 газүткәргеч файдалануга тапшырылган. «Хезмәткәрләрнең җаваплылыгы һәм компетентлыгы якынча 6 мең км магистраль газүткәргечләрне, 50 мең км газ бүлү челтәрләрен, 200 гә якын газ бүлү станцияләрен авариясез эксплуатацияләргә мөмкинлек бирә»,дип билгеләде парламент җитәкчесе.

Компаниянең казанышлары турында сөйләгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, 70 ел эчендә кулланучыларга 770 млрд кубометрдан артык табигый газ – үсеш, яктылык һәм җылылык чыганагы булган ягулык китерелгән. Шулай ук республика парламенты башлыгы искәрткәнчә, узган ел Татарстанда газ куллану буенча абсолют рекордка ирешелгән – 19 млрд куб. «Россия субъектлары арасында республика әлеге күрсәткеч буенча тотрыклы рәвештә Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән кала өченче урында тора, дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. Сезнең компания энергия ресурсларын ышанычлы тәэмин итүче генә түгел, ул стратегик партнер, аның актив катнашында машина төзелеше, нефть химиясе, геофизика, фәнни-җитештерү һәм мәгариф өлкәләрендә уртак проектлар уңышлы гамәлгә ашырыла».

Фәрит Мөхәммәтшин предприятие коллективына, ветераннарга һәм хезмәт династияләренә аерым рәхмәт белдерде. «Сезнең хезмәтегез данлы традицияләрне намус белән дәвам итүче, алдынгы технологияләрне актив кертүче һәм компанияне киләчәккә ышанычлы алып баручы хәзерге буын өчен лаеклы үрнәк», диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин предприятие коллективының социаль программаларны тормышка ашыруга, хәйрия ярдәме күрсәтүгә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүгә, гуманитар ярдәм формалаштыруга һәм җибәрүгә керткән зур өлешен билгеләп үтте. Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты буларак, Фәрит Мөхәммәтшин компания җитәкчелегенә һәм шәхсән генераль директоры Рөстәм Усмановка, тармак ветераны Рәфкать Кантюковка республикада һөнәри һәм массакүләм спортка даими ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.  

Бүген Дәүләт Советы Рәисе предприятие хезмәткәрләренә һәм ветераннарына дәүләт бүләкләре тапшырды. «Татарстан Республикасының атказанган газ тармагы хезмәткәре» мактаулы исеменә «Газпром Трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов лаек булды.

Предприятиенең юбилее белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко да котлады. Ул, аерым алганда, «Газпром Трансгаз Казан» компаниясенең төп энергетика ресурсы булып хезмәт итүен, республиканың энергиягә булган ихтыяҗының 80% тан артыгын тәэмин итүен билгеләп үтте. «Энергетика безнең икътисадның төп элементы булып тора, чөнки аннан башка предприятиеләр эшли алмый, дип ассызыклады Олег Коробченко. Шул ук вакытта энергия һәркем файдалана алырлык һәм конкуренциягә сәләтле булып калырга тиеш. Бүген республика энергетикасы Россиядәге иң арзан һәм сыйфатлы энергетикаларның берсе, һәм монда безнең Газпромның өлеше зур, ул электр энергиясен җитештерү өчен кирәкле газны вакытында китерүне тәэмин итә».

«Газпром Трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры, Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Усманов предприятиенең тарихы 1954 елда «Миңлебай-Казан» магистраль газүткәргече файдалануга тапшырылгач башлануын искәртте. Аның буенча зәңгәр ягулыкны беренче кулланучы Казан дары заводы була. 1955 елның 1 июлендә Казан магистраль газүткәргечләр идарәсе оештырыла, аннан предприятиенең рәсми елъязмасы башлана. «Җиде дистә ел эчендә предприятие шактый зур юл үтте, ул Татарстан үсешенең уникаль тармагын чагылдыра. Республика һәм Казан еш кына икътисадта һәм сәнәгатьтә инновацион процесслар өчен полигоннарга әйләнделәр, вакыт таләпләренә сизгер җавап бирделәр», дип ассызыклады Рөстәм Усманов.

«Газпром Трансгаз Казан» ҖЧҖнең 70 еллыгы уңаеннан тантаналы чара бәйрәм концерты белән дәвам итте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре