Казанда яшәүче 1 төркем инвалид Антон Кайнов Фәрит Мөхәммәтшинга Салым кодексына 1 төркем инвалидларны җир салымыннан тулысынча азат итүне күздә тоткан үзгәрешләр кертү мөмкинлеген карау тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.
Фәрит Мөхәммәтшин аңлатканча, әлеге категория гражданнар өчен федераль ташлама гамәлдә, ул милекләрендә алты сутыйга кадәр җир кишәрлекләре булган инвалидларны салым түләүдән азат итә. Парламент башлыгы шулай ук җир салымы муниципалитетларга кагылышлы сорау булуын әйтте, җир салымына кагылышлы үзгәрешләрне алар үзләре билгели, чөнки әлеге салымнан кергән акчалар җирле бюджетның керем чыганагы булып тора, дип билгеләп үтте. Һәм бары тик муниципалитетлар гына җир салымын түләү буенча ташламалар билгеләргә яки юкка чыгарырга хокуклы. «Бездә федераль коллегаларга закон чыгару инициативасы белән чыгу мөмкинлеге бар, әмма моның өчен республика буенча гомуми вәзгыятьне карарга, шулай ук төбәкләр тәҗрибәсен өйрәнергә кирәк», – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.
Бүген Фәрит Мөхәммәтшинга ТР мөфтиенең махсус операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары белән эшләү буенча урынбасары, «Геройлар таянычы» ресурс үзәге рәисе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов мөрәҗәгать итте. Мансур хәзрәт СВОда катнашучыларга тернәкләндерүдә һәм тыныч тормышка кайтуда ярдәм итә. Мөселман руханилары вәкиле махсус операциядә катнашучылар исеменнән балалар өчен волейбол уены мәйданчыгын булдыру тәкъдиме белән килгән.
Казанда махсус хәрби операциядә кайткан 14 кешедән торган команда оештырылган, алар утырып волейбол уйныйлар. Киләчәктә спортчылар күчмә турнирларда катнашырга тели. Фәрит Мөхәммәтшин хәзрәткә актив гражданлык позициясе һәм махсус операция ветераннары тормышында актив катнашуы өчен рәхмәт белдереп, мәсьәләне профильле министрлыклар һәм ведомстволар белән бергәләп хәл итү өчен шәхси контрольгә алуын әйтте.
Фәрит Мөхәммәтшинга шулай ук Казанда яшәүче Россия рәссамнары иҗат берлеге әгъзасы Наилә Габделмәнова да мөрәҗәгать итте, Казан Кремле территориясендә «Тынычлык байрагы» истәлекле ташын кую тәкъдиме белән чыкты. Ул стеланы ачуны 15 апрельдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья мәдәният көненә туры китерергә тәкъдим итә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез