Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Яшел Үзән районының Васильево мәктәбе кадетлары белән очрашачак.Ул "Ватанга хезмәт итү-изге эш" парламент дәресе кысасында Ватанны саклаучылар һәм Җиңүнең 80еллыгына багышланган чара үткәрәчәк.
Парламент башлыгының әлеге уку йортына килүе юкка түгел. Анда бүген 600га якын бала белем алса,шуларның 344е-кадетлар.Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы юнәлешендә эшләүче белем йортының эшчәнлеге белән танышачак. Укучылар янгын сүндерү җайланмаларын сүтеп-җыю осталыгын күрсәтәчәк.Чарада кадетлар васильевчыларның республикага керткән өлеше,Ватанны саклаучы якташлары турында сөйләргә җыена.Әлеге мәктәпне тәмамлаучы 25 егет бүген махсус хәрби операциядә катнаша.Әти-әниләр гуманитар ярдәм җыюда ярдәм итә. 
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез