Төбәкләрдәге яшь парламентарийлар берләшергә тели. Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты утырышында аның вәкилләре шул хакта Фәрит Мөхәммәтшинга әйтте. Дәүләт Советы Рәисе тәкъдимне хуплады.
Идел буе федераль округының яшь закон чыгаручылары ассоциациясен төзү нияте турында Яшьләр парламенты җитәкчесе Нина Шимина җиткерде. Фәрит Мөхәммәтшин моны урынлы тәкъдим дип тапты.
– Минемчә, бу дөрес һәм кирәкле. Ул безнең яшьләрнең ачык һәм демократик берләшүенә ярдәм итәчәк, – диде ул.
Утырышта яшьләр эшкуарлыгына дәүләт ярдәме һәм социаль стипендия түләү мәсьәләләре буенча фикер алышу, яшьләр сәясәте турында Федераль законны камилләштерү буенча тәкъдимнәрне барлау, шулай ук 2021 елдагы эшкә йомгак ясап, киләсе елга бурычларны билгеләү булды.
Аерым алганда, Татарстанның яшь парламентарийлары «яшь галим» төшенчәсен закон нигезендә теркәргә тәкъдим итә. Эшкуарларга да ярдәм кирәк. Дөресрәге, ярдәм чаралары турында күбрәк сөйләргә. Сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, күпчелек (80 процент!) дәүләт чаралары турында бөтенләй белми. Шуннан чыгып, бизнес башларга теләп тә, куркып калганнары күпме икәнен чамалау кыен түгел. Хәзерге вакытта профильле комиссия әгъзалары яшьләр эшкуарлыгына дәүләт ярдәме чараларының электрон исемлеген булдыру юнәлешендә эшли.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин яшь коллегаларының эшен мөһим дип атады. Алай гына да түгел: хәзерге «зурлар» парламентындагы депутатлар, министрлык вәкилләренең күпчелеге әлеге мәктәпне узган. Димәк, үсеш өчен этәргеч тә бар, кемгә карап үрнәк аласы да билгеле. «Республиканың Яшьләр парламенты күптәннән фикер алышу өчен абруйлы мәйданчыкка әйләнде. Биредә яшьләрне борчыган мәсьәләләр дә, Татарстанның социаль-икътисади үсешенә бәйле сораулар да күтәрелә», – диде Фәрит Мөхәммәтшин бу җәһәттән.
Сүз уңаеннан, утырыштан соң Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев, Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару җыены рәисе, Идел буе федераль округы Закон чыгаручылары ассоциациясе координаторы Евгений Люлин һәм округның Яшьләр парламентлары җитәкчеләре катнашында эшлекле киңәшмә уздырды. Әлеге утырышта Идел буе федераль округы Яшьләр парламентлары ассоциациясен булдыру мәсьәләсе турында җентекләп фикер алыштылар. Евгений Люлин хәзерге вакытта сәяси мәйданда яшьләрнең дә күп булуын ассызыклады. «Ассоциация булдыру тәкъдиме яшь парламентарийларның үзләреннән чыгуы аеруча куанычлы. Бу мәсьәлә Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар ассоциациясенең 63 нче утырышына чыгарылачак», – диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез