Фәрит Мөхәммәтшин: «Иң мөһиме – республиканың үсеш темпларын саклап калу һәм үстерү»

«Бердәм Россия»дә ил күләмендә узган сайлауларга нәтиҗә ясадылар. Партиянең Югары Советы бюросы һәм Генераль совет президиумының уртак утырышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия»нең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты һәм республикада тавыш бирүнең оешкан төстә узганын әйтте.

«Бердәм Россия» илнең барлык төбәкләрендә 35 мең мандатка 36 меңнән артык кандидат тәкъдим итте һәм ышанычлы җиңү яулады. «Партиядән җиңүчеләрнең 80 проценттан артыгы – яңа кешеләр. Кадрлар алмашынуның партия өчен ни дәрәҗәдә мөһим икәнен яхшы аңлыйбыз», – диде «Бердәм Россия»нең Югары совет рәие Борси Грызлов.
«Бердәм Россия»нең ил буенча уртача нәтиҗәсе – 64,6%. Татастанда партия бердәм республика округы буенча 76,75% тавыш җыйды. «Безгә зур ышаныч белдерделәр. Республика парламентындагы 100 депутатының 86сы «Бердәм Россия»дән сайлануы – бик зур җаваплылык. Халык яңа сайланган депутатлар актив булыр һәм республика күләмендәге бурычларны хәл итү өчен тырышар дип өметләнә», – диде Фәрит Мөхәммәтшин утырыштан соң.

Парламент җитәкчесе якын арада хәл ителергә бурычлар турында сөйләде: парламент фракцияләрен, профиль комитетлар һәм комиссияләрне, Дәүләт Советы Президиумын оештырырга кирәк. «Татарстанда яшәүчеләр үз кандидатлары өчен тавыш бирде, безгә шулай ук сайлау кампаниясе барышында алынган наказларны үтәү буенча зур эш башкарырга туры киләчәк. Иң мөһиме – республиканың үсеш темпларын саклап калу һәм үстерү», – диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре