Фәрит Мөхәммәтшин: «Җиңү диктанты – Ватанны саклаучылар истәлегенә мөһим патриотик акция»

Бүген бөтен ил буйлап Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Җиңү диктанты» акциясе уза. Татарстанда ул барлык шәһәр һәм районнарда 391 мәйданчыкта оештырылды. Биектау районында Җиңү диктантын Х.Габәши исемендәге 6 нчы мәктәптә яздылар. Акциядә Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсе Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Герое, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рәсим Баксиков һәм Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин катнашты.

Акциягә шулай ук Курск өлкәсе һәм Беларусь Республикасы халкы да кушылды, алар белән туры элемтә оештырылды.
Диктантта катнашучыларны сәламләп, Фәрит Мөхәммәтшин тарихи дөреслекне саклау өчен мондый форматларның әһәмиятен ассызыклады. «Җиңү диктанты – Ватаныбызны саклаучылар турындагы тарихи хәтерне саклауга юнәлдерелгән мөһим патриотик акция, – диде ул. – Бүген республикада 9 меңнән кимрәк Бөек Ватан сугышы ветераны яши, һәм аларның һәркайсы кайгырту һәм игътибар үзәгендә булырга тиеш».
Урта мәктәп укучыларыннан тыш, акциядә югары уку йортлары һәм махсус урта уку йортлары студентлары, сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре, китапханә һәм музей хезмәткәрләре катнашты. Катнашучылар 45 минут эчендә 25 сорауга җавап бирергә тиеш иде.
Тагын бер мөһим чара мәктәпнең актлар залында узды, анда «Гражданлык сәгате» акциясе кысаларында яшь татарстанлыларга паспортлар тапшырылды. Россия гражданының төп документын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан Биектау районының күптән түгел 14 яшь тулган 13 укучысы алды.
Фәрит Мөхәммәтшин аларны өлкән буынның лаеклы алмашы булырга, үз Ватаннарын яратырга өндәде. «Сез үз республикагыз белән хаклы рәвештә горурлана аласыз, – диде ул. – 700 меңнән артык татарстанлы Бөек Ватан сугышында катнашкан, шуларның 300 меңнән артыгы әйләнеп кайтмаган. Һәм бүген, барлык кыенлыкларга да карамастан, безнең Татарстан уңышлы үсә. Без сугыш фронтларында сугышкан, Ватанны саклап калган һәм җиңүче булган ата-бабаларыбызның батырлыкларын истә тотарга тиеш».
Парламент җитәкчесе шулай ук Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган балалар эшләре күргәзмәсен карады. Балалар пластилиннан ул еллардагы хәрби техниканы, сугыш мизгелләре макетларын ясаганнар. Шулай ук Биектау районыннан Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотосурәтләре белән стенд оештырылган.
Исегезгә төшерәбез, Фәрит Мөхәммәтшин бүген Биектау районында «Бердәм Россия көне»ндә катнаша. Бүген районда 14 мәйданчык эшли, шул исәптән «Кече Ватан мәдәнияте», «Тарихи хәтер», «Эшмәкәрлек», «Яңа мәктәп», «Сәламәт киләчәк» федераль партия проектлары буенча.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның"

Көн хәбәре