Фәрит Мөхәммәтшин Мәрҗани мәчетендә Алмаз Әхмәтшин белән хушлашу мәрәсимендә катнашты

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Смоленск өлкәсе вице-губернаторы, Нурлат районы элекке хакимияте башлыгы Алмаз Әхмәтшин белән хушлашу мәрәсимендә катнашты. Мәрхүм белән хушлашу Казан шәһәре Иске Татар бистәсендә Мәрҗани мәчетендә булды, дип яза “Татар-информ”.

Инде хәбәр ителгәнчә, Алмаp Әхмәтшин 59 нчы яшендә вафат булган.

“Бик якын дустыбызның вафаты турындагы хәбәр күпләрне тетрәндерде. Яше ул түгел... Ташып торган көч-энергияле, бай тәҗрибәле кеше иде. Бөек төзүче хезмәтен тану һәм бик нык хөрмәтләүгә лаек ул. Премьер-министр булганда, аның белән бергә Хөкүмәттә эшләргә туры килде”, – дип билгеләп үткән Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисе, чәчәкләр салганда, Әхмәтшинның төзелеш өлкәсен үстерүгә үзеннән гаять зур өлеш кертүен билгеләп үткән.

“Ул Татарстаннан киткәч, баштарак нәрсәдер җитми кебек тоела иде. Бүген дә, кичә дә Рәисебез Рөстәм Нургалиевич белән шул хакта сөйләштек. Ул да аны бик әйбәт белә. Мәрхүмнең гаиләсенә кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерергә кушты”, – дигән Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент җитәкчесе шулай ук Алмаз Әхмәтшинның, төзүче буларак, ишегалларын, территорияләрне төзекләндерүгә, торак-юл төзелешенә гаять зур игътибар биреп килүен билгеләп үткән. “Республиканың әлеге күренекле төзүчесе тәҗрибәсенә ышанычлы төстә таянырга мөмкин”, – дип йомгак ясаган ул сүзенә.

Әхмәтшин Казанның Мирный зиратына җирләнде.

Алмаз Әхмәтшин 2023 елдан бирле Смоленск өлкәсе Хөкүмәтендә эшләгән. Биредә ул төзелеш комплексы, юл хуҗалыгы һәм коммуналь инфраструктура өлкәсе өчен җавап биргән. Моңа кадәр, югары дәрәҗәдә профессиональ, үз эшенә тугрылыклы җитәкче буларак, Татарстанның үсешенә үзеннән саллы өлеш керткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре