Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүнең Новокузнецкая урамындагы скверда урнашкан бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды. Тантаналы чара Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәният көннәре кысаларында узды.
Чәчәкләр салу тантанасы инде ел саен үткәрелә торган традициягә әйләнде. Россия башкаласында татар мәдәнияте классигы һәйкәле 2011 елда, шагыйрьнең туган көнендә – 26 апрельдә ачылган. Ул Замоскворечьеда – элеккеге Татар бистәсендә урнаштырылган.
Мәскәүдә Татарстан Мәдәният көннәрен оештыручыларга рәхмәтләрен белдереп, Фәрит Мөхәммәтшин мондый чараларның ике төбәкнең дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуын ассызыклады.
«Мин Мәскәүдә яшәгән татарларның бер-берсе белән элемтәсен югалтмавына һәм шулай аралашып яшәвенә бик шат», – дип билгеләп үтте парламент башлыгы.
Фәрит Мөхәммәтшин искәрткәнчә, күпмилләтле Татарстанда 175 милләт вәкиле дус һәм тату яши. «Һәр халык үз туган телен һәм мәдәниятен саклап калырга тели, – дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе, – һәм без моның өчен барлык шартларны да тудырабыз. Татарстанда ике дәүләт теле – рус һәм татар теле, шулай ук чуваш, мордва, мари һәм башка телләрне өйрәнәләр. Халыкның үз телен, гореф-гадәтләрен киләчәк буынга җиткерү теләге – Россиянең көче һәм илебезнең киләчәгенә ышаныч. Алга таба да дус һәм бердәм булып яшәячәкбез».
Чәчәкләр салу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин һәм республика мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.
«2011 елның 26 апрелендә без бу һәйкәлне Мәскәүнең үзәгендә ачтык. Безгә бик күп кеше ярдәм итте, – дип ассызыклады Равил Әхмәтшин, – монда без бәйрәм итәбез, әлбәттә, Тукайның туган көнендә киләбез. Бөек шагыйребезгә һәйкәл башкаланы бизи һәм без моның белән горурланабыз».
Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова республиканың тулы вәкаләтле вәкиллегенә, Мәскәү җитәкчелегенә Мәскәүдә Татарстанның традицион көннәре кысаларында чаралар оештыруда булышканнары өчен рәхмәт белдерде. "Безнең мәдәни мирас – гаять зур байлык, – дип ассызыклады ул, – һәм безгә аны балаларыбызга һәм оныкларыбызга, яшь буынга тапшыру мөһим. Кайда гына яшәсә дә, татар һәрвакыт татар булып кала».
Искәртәбез, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә эш сәфәрендә, ул Татарстан Республикасы Мәдәният көннәре кысаларында чараларда катнаша. Бүген Татар мәдәни үзәгендә язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевне искә алуга багышланган музыкаль-әдәби кичә узачак. Иртәгә Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре республиканың сәнгать осталарының Мәскәү халыкара музыка йортында узачак зур концерты белән тәмамлана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез