Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә эш сәфәрендә, анда ул Татарстан Республикасы мәдәният көннәре кысаларында уза торган чараларда катнаша.
Бүген төштән соң парламент башлыгы Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр сала. Моннан тыш, Татар мәдәни үзәгенең актлар залында язучы һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, XII чакырылыш Югары Совет һәм I-V чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев истәлегенә багышланган музыкаль-әдәби кичә узачак.
Иртәгә Мәскәү халыкара музыка йортында Татарстанның сәнгать осталары концерты була.
Исегезгә төшерәбез, Мәскәүдә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре 15 августтан 21 августка кадәр уза. Бу көннәрдә инде нәфис һәм документаль фильмнар күрсәтелде, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре белән очрашулар, «Татар ашлары серләре» иммерсив спектакле узды. Шулай ук бүген Татар китабы көне кысаларында Татар китап нәшриятында һәм «Татмедиа» АҖдә нәшер ителгән яңа китаплар тәкъдим ителде.
Быел Мәскәүдә Татарстан мәдәният көннәре программасы Туфан Миңнуллин пьесасы буенча төшерелгән «Әниләр һәм бәбиләр» фильмының премьерасы белән ачылды. Исегезгә төшерәбез, быел күренекле җәмәгать эшлеклесе, танылган татар драматургы, прозаик һәм публицист, XII чакырылыш Югары Советы һәм I-IV чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел тула.
Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәрен Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге ТР мәдәният министрлыгы һәм ТР «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе, Мәскәүнең татар милли-мәдәни мохтәрияте, Россия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Р. Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале ярдәмендә оештыра.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез