Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Оренбургта эш сәфәрендә, ул Идел буе федераль округы закон чыгаручылар Советы һәм Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары каршындагы яшьләр парламентлары ассоциациясе эшендә катнаша.
Идел буе закон чыгаручылары очрашуларының чираттагы сериясен бүген яшь парламентарийлар ача. «Газовик» мәдәният һәм спорт сараенда узачак Идел буе федераль округы төбәкләре закон чыгару җыелышлары каршындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясе утырышының көн тәртибендәге төп темалар яшьләрне эшкә урнаштыру, яшьләр парламентлары вәкилләрен идарә итүгә кагылышлы карарлар кабул итү процессына җәлеп итү, шулай ук яшь парламентарийларның төрле дәрәҗәдәге сайлауларда катнашуы мәсьәләләре булачак.
Иртәгә Оренбург өлкәсе Хөкүмәте бинасында Идел буе федераль округының Закон чыгаручылар советы утырышы узачак, анда парламентарийлар Идел буе федераль округы төбәкләрендә махсус икътисади зоналарны үстерү һәм инвестиция законнарын камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алышачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез