Фәрит Мөхәммәтшин: “Парламент ачык һәм гадел булырга тиеш”

Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы Рәисе итеп сайланган Фәрит Мөхәммәтшин яңа чакырылыш парламентына бәйле фикерен әйтте.

“Праламент алга таба да ачык һәм гадел булып калырга тиеш”, – диде ул җиденче чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышында.

Фәрит Мөхәммәтшин үзенә ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт әйтте. “Яңа чакырылыш Дәүләт Советы – күп партияле, биредә бәхәс, фикер алышуларга урын бар”, – диде ул.

Парламент җитәкчесе яшерен тавыш бирү юлы белән сайланды. Аның өчен 85 депутат тавыш бирде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре