Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин телеграм-каналында Россия көне белән котлады.
«Бүген безнең илдә төп дәүләт бәйрәме – Россия көне билгеләп үтелә. Бу безнең бердәм күпмилләтле халкыбызның чиксез зур Ватанын – меңьеллык тарихы һәм бай мәдәнияте, күп гасырлык күршелек, милләтара тынычлык һәм татулык традицияләре булган илне хөрмәтләү көне», – дип белдерде сәясәтче.
«Безне, төрле буын һәм халыкларны, Ватаныбыз өчен горурлык, Ватаныбыз язмышы өчен җаваплылык, аны тагын да көчлерәк һәм иминрәк итәргә омтылыш берләштерә. Моның өчен без алдагы буыннар җыйган иң яхшы әйберләрне саклап калырга һәм яшьләргә безнең мәңгелек рухи-әхлакый кыйммәтләребезне, ватанпәрвәрлегебезне һәм туган җиребезгә мәхәббәтебезне тапшырырга тиешбез», – ди ул.
«Россия көне безне ныграк берләштерсен, Ватаныбызның тагын да көчлерәк булуы, иминлеге, чәчәк атуы өчен яңа биеклекләрне яуларга этәргеч булсын!» – дигән Фәрит Мөхәмәтшин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез