Фәрит Мөхәммәтшин: “РОСТКИ” – ике зур державаның төбәкара элемтәләре урнаштырыла торган мәйданчык”

“РОСТКИ” форумы өч ел эчендә Россия белән Кытай арасында үзара хезмәттәшлекнең мөһим мәйданчыкларыннан берсенә әйләнде. Биредә төбәкләр һәм провинцияләр арасында элемтәләр урнаштырыла. Ике бөек держава арасында инде советлар чорында ук салынган үзара җылы мөнәсәбәтләрнең нигезе нык, алга таба үсү мөмкинлеге зур. Бу хакта бүген Дәүләт Советы Рәисе, Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча Россия Закон чыгаручылар советы комиссиясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “Казан-Экспо”да “РОСТКИ: Россия һәм Китай – үзара файдалы хезмәттәшлек“ III Халыкара форумы кысаларында журналистлар белән әңгәмәсендә белдерде. 

Быел форумда 32 илдән, Россиянең 59 төбәгеннән һәм Кытай Халык Республикасының 24 территориаль административ бүлекчәсеннән ун меңгә якын төрле тармак вәкиле килде. “Форумда катнашучыларның күп булуы көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләрне нәтиҗәле итеп тикшерү, фикер алышу мөмкинлеге бирде. Киләчәктәге хезмәттәшлек итүнең мөмкин булган яңа юнәлешләре каралды”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Быел форумга бизнес һәм эксперт җәмгыяте ягыннан кызыксыну артты, фикер алышуда экспертлар һәм җәмәгать фикере лидерлары актив катнаша, алар партнерлык киләчәге турында үз карашлары белән уртаклашалар, тиз үзгәрүче дөнья шартларында хәзерге җәмгыять алдында торган проблемалар һәм мөмкинлекләр турында фикер алышалар.

Соңгы елларда Кытай Татарстанның төп тышкы сәүдә партнерлары бишлегенә керә. Соңгы 5 елда безнең товар әйләнеше 6 тапкырдан артык артты, һәм узган ел нәтиҗәләре буенча ул 24 млрд. юаньга якынлашты (3,3 млрд. АКШ). “Бу зур казаныш, һәм сәүдә әйләнешенең артуы безнең партнерлыкның тотрыклылыгын раслый, – диде республика парламенты башлыгы. – Нәкъ менә шундый тыгыз бәйләнеш, дуслык санкцияләр шартларында безгә уртак бурычларны хәл итәргә һәм тотрыклы үсеш максатларына бергәләп ирешергә ярдәм итә”.
Фәрит Мөхәммәтшин ике ил арасындагы хезмәттәшлекнең төбәк дәрәҗәсенең әһәмиятен аерым ассызыклады. “Без алга таба да дус булачакбыз, елдан-ел хезмәттәшлегебезне ныгытып эшләячәкбез”, – дип нәтиҗә ясады Дәүләт Советы Рәисе.

Бүген Фәрит Мөхәммәтшин “Вакыт белән сынаган партнерлык: киләчәккә курс” форумының пленар утырышында катнашты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре