Фәрит Мөхәммәтшин: «Сайлау кампанияләрендә яшьләрнең актив катнашуы мөһим»

Бүген Оренбургта Идел буе федераль округының Россия Федерациясе субъектлары хакимияте закон чыгару органнары каршындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясе утырышы узды. Аның эшендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырышта шулай ук Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев, Идел буе Закон чыгаручылар советы рәисе, Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару җыены рәисе Евгений Люлин, Идел буе федераль округы субъектлары парламентлары җитәкчеләре катнашты.

Фикер алышу үзәгендә яшьләрне идарә карарларына җәлеп итү һәм яшь парламентарийларның төрле дәрәҗәдәге сайлауларда катнашу мәсьәләләре каралды. Катнашучылар шулай ук яшьләрне эшкә урнаштыру өлкәсендә уңышлы тәҗрибәләр белән уртаклаштылар.

«Яшьләрнең кандидатлар буларак тәкъдим ителүе һәм сайлау кампанияләрендә актив катнашуы, җирле советларга мөмкин кадәр күбрәк инициативалы яшьләр килүе мөһим», – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда тавыш бирү өчен өстәмә мөмкинлекләр булдырыла, шул исәптән «Сайлау участогында волонтерлар» пилот проекты һәм «Мобиль сайлаучы» сервисы тормышка ашырыла. Хәзерге көндә 7,5 меңнән артык татарстанлы теркәлү буенча түгел, ә уңайлы урында тавыш бирергә теләк белдергән.

Республика Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Руслан Йосыповны (ЛДПР), Виталий Смирновны (Россия пенсионерларының «Социаль гаделлек өчен» партиясе) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) сайлауларда кандидат итеп теркәде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре