Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Сария Сабурскаяга Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил таныклыгын тапшырды. Очрашуда Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина һәм Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров катнашты.
«Халык һәм мөрәҗәгатьләр белән эшләү һәрчак катлаулы, зур игътибар һәм җаваплылык таләп итә. Сезнең тормыш юлыгыз һәм һөнәри осталыгыгыз замана сынауларына әзерлек турында сөйли», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Сәрия Сабурская Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасына 2025 елның 17 июлендә Дәүләт Советының унберенче утырышында билгеләнде. Аның кандидатурасын парламентка Татартан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте, шулай ук федераль омбудсмен белән килештерелде.
Сәрия Сабурская Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасын 2010 елдан бирле башкара. Эш барышында омбудсмен тарафыннан гражданнарның 60 меңнән артык мөрәҗәгате каралган. Аларны һәрьяклап тикшерү өчен вәкаләтле вәкил һәм аппарат хезмәткәрләре даими рәвештә хакимият, җирле үзидарә органнары һәм хокук яклау оешмалары вәкилләре белән берлектә эшли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез