Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм республика парламентының башка депутатлары, Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында булып, анда җирләнгән күренекле сәясәт эшлеклеләрен, шул исәптән ТАССР Югары Советы җитәкчеләрен искә алды. Бу хакта ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Парламентарийлар 1951-1959 һәм 1960-1989 елларда ТАССР Югары Советы президиумы рәисләре вазифасын биләгән Сәлах Низамов һәм Салих Батыев, 1982-1989 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре булган Гомәр Усманов, 1985-1990 һәм 1995-2012 елларда республика парламентының элеккеге депутаты, драматург Туфан Миңнуллин каберләренә чәчәкләр салды.
Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында каберләрнең чиста һәм каралган булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, бу гади казанлылар һәм муниципаль хакимиятләрнең танылган җәмәгать һәм сәясәт эшлеклеләре, галимнәр, артистлар, язучылар, композиторларга карата игътибарлы булуы хакында сөйли.
«Дәүләт Советында, тарихи даталарда зиратларда булып, парламентта җитәкчеләр һәм депутатлар булып эшләгән кешеләрне искә алу һәм аларга кадер-хөрмәт күрсәтүгә бәйле күркәм традиция барлыкка килде. Республика үсешенә саллы өлеш керткән кешеләрнең истәлеген саклау – безнең изге бурыч, шуңа күрә ел саен каберләрне тәртипкә китерәбез, чәчәкләр салабыз», - дип искәртте сәясәтче.
«Алар һәрвакыт безнең күңелдә, халкыбыз аларның хезмәтен онытмый. Арабыздан киткәннәргә кадер-хөрмәт күрсәтүнең тәрбияви әһәмияте дә бар. Безнең өчен алар – үз республикаңа, үз халкыңа хезмәт итү үрнәге», - дип ачыклык кертте ул.
Үз чиратында, Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев республика җитәкчеләренең һәр буыны Татарстан үсешенә лаеклы өлеш кертүен билгеләп үтте. «Буш урында берни дә барлыкка килми. Шуңа күрә хәзерге буын аларның исемнәрен онытмаска тиеш», - дип искәртте ул.
Чәчәк салуда шулай ук Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина, депутатлар Айрат Зарипов, Римма Ратникова, Мәгъзүм Сәлахов, Альберт Хәбибуллин, Азат Хамаев, Лотфулла Шәфигуллин, республика парламенты аппараты хезмәткәрләре катнашты.
Чара 27 майда билгеләп үтелгән ТАССР төзелү турында Декрет имзаланган көнгә 104 ел тулуга багышланды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез