Фәрит Мөхәммәтшин төбәк парламент башлыклары медиарейтингында алдынгылыкны саклап калган

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин быел октябрь ае нәтиҗәләре буенча федерация субъектларының законнар чыгару органнары башлыклары медиарейтингында җиденче урынны саклап калган.

 Идел буе федераль округы төбәкләре парламентлары җитәкчеләре арасында – икенче урында, дип хәбәр итә рейтингны әзерләгән “Медиалогия” компаниясе.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең медиаиндексы 5452,4 тәшкил иткән.
Санкт-Петербургның Законнар чыгару җыены Рәисе Александр Бельский рейтингта өч юлга югары күтәрелеп, беренче урынга чыккан,  Икенче урында – Краснодар краеның Законнар чыгару җыены Рәисе Юрий Бурлачко (дүрт юлга югары күтәрелгән). Мәскәү өлкә Думасы Рәисе Игорь Брынцалов өченче булган.
Шулай ук Түбән Новгород һәм Свердловск өлкәләренең, Кырым Республикасы, Әстерхан өлкәсе, Мәскәү һәм Иркутск өлкәсенең законнар чыгару органнары җитәкчеләре – Евгений Люлин, Людмила Бабушкина, Владимир Константинов, Игорь Мартынов, Алексей Шапошников һәм Александр Ведерников медиарейтингның беренче унлыгына кергән.
Рейтингта Төньяк Осетия – Алания, Мордовия республикалары һәм Запорожье өлкәсе парламентлары башлыкларының урыннары нык үзгәргән: Таймураз Тускаев  – 38 юлга, Владимир Чибиркин  –34 һәм Виктор Емельяненко 32 юлга өскә күтәрелгән.
Рейтинг 106 меңнән артыграк чыганакны үз эченә алган «Медиалогия» системасының массакүләм мәгълүмат чаралары нигезендә төзелгән. Болар –телеканаллар, радиостанция, газета-журналлар, мәгълүмат агентлыклары һәм интернет-массакүләм мәгълүмат чаралары. Рейтинг өчен мәгълүматлар 10 ноябрьдә исәпләнгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре